Миңнеханов: Яңа корпус ярдәмендә республика хастаханәләре планлы эшкә тотына алачак

Татарстан Президенты искә төшергәнчә, нәкъ менә Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә Россиядә Covid-19 инфекцияле беренче кешеләрне кабул иттеләр.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусын ачу Татарстанда планлы медицина ярдәмен тулысынча яңартырга ярдәм итәчәк. Бу хакта хастаханәнең яңа корпусын ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сөйләде.

«Безгә планлы медицина ярдәменә тотынырга кирәк. Кызганычка, без үзебезнең клиникаларны пандемия бурычларына күчерергә мәҗбүр булдык. Бу медицина үзәген ачкач, медицина учреждениеләрен үзебезгә кирәк булган бурычларны башкаруга тулысынча күчерә алачакбыз», — диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов барлык медицина хезмәткәрләренә эшләре өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренчә, Россиядә пандемиянең беренче һөҗүме нәкъ менә Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә туры килгән.

«Бирегә беренчеләрдән булып теплоходтан россиялеләрне китерделәр. Безнең медицина хезмәткәрләренең һөнәри осталыгы, федераль Хөкүмәтнең, Сәламәтлек саклау министрлыгының җитди ярдәме белән без бу проблеманы хәл иттек, әмма коронавирус беркая да китмәде», — диде ул.