Миңнеханов Физкультурачылар көнендә алдынгы спортчыларга бүләкләр тапшырачак

Татарстан Президенты Казан Кремлендә дәрәҗәле халыкара ярышларда җиңүчеләрне һәм призерларны һәм аларның тренерларын кабул итәчәк.
(Казан, 10 август, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Неапольдәге XXX җәйге Универсиадада, дөнья чемпионатларында, Европа уеннарында республика исеменнән чыгыш ясаган һәм Россия җыелма командалары тупланмасына медальләр китергән спортчылар белән очрашачак. Бу хакта «Татар-информ» республика җитәкчесенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.«Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Халыкара ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар һәм аларның тренерлары белән очрашуны планлаштыра», – диделәр матбугат хезмәтендә. Республика җитәкчелеге тантаналы котлау сүзе белән чыгыш ясар һәм алдынгы спортчыларга бүләкләр тапшырыр дип көтелә.Бүген Татарстанда физкультурачылар көненә багышланган чаралар узачак. Казанда бәйрәмнең төп вакыйгалары Горький исемендәге паркта уза. Биредә 9.15 сәгатьтә шәһәр халкын зумба белән шөгыльләнүгә көтәләр, 9.25 сәгатьтә яшь спортчыларның чыгышлары башлана, теләге булган һәркем 9.40 сәгатьтә фитнес-зарядкага кушыла ала, ә 10.00 сәгатьтә чараның ачылу тантанасы планлаштырылган.Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бәйрәм чаралары шулай ук Су спорт төрләре сарае янында, пляж спорт төрләре үзәгендә һәм Казансу елгасы акваториясендә узачак.