Россия Премьер-министры «Европа — Көнбатыш Кытай» юлының әһәмиятен әйтте

«Транзит хәрәкәте тизләтеләчәк, сәнәгать кластерына керү җайлашачак. Шулай ук, трассага якын территорияләрдә инфраструктура яңартылачак», — диде Михаил Мишустин.

(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин «Европа — Көнбатыш Кытай» юлының Россия төбәкләре өчен әһәмиятен әйтте. Бу хакта ул «Алабуга» махсус икътисади зонасында автомобиль трассалары төзелешенә багышланган киңәшмәдә сөйләде.

«Проект төбәкләргә тизәйтелгән үсешкә импульс бирәчәк. Бу территорияләрдә эчке төбәк продуктының гомуми үсеше 2050 елга 500 млрд сумнан артык булачак», — диде Мишустин.

Хөкүмәт рәисе төзелештә 30 меңнән артык эш урыны булдырылачагын билгеләп узды. Тагын логистика, автомобиль төзү, нефть химиясе, электроника, транспорт, хезмәт күрсәтү өлкәсе кебек катнаш тармакларда 130 мең эш урынын булдыру күздә тотылганын әйтте. 

«Транзит хәрәкәте тизләтеләчәк, сәнәгать кластерына керү җайлашачак. Шулай ук, трассага якын территорияләрдә инфраструктура яңартылачак. Бизнес та, кече һәм урта эшмәкәрлек тә үсешкә стимул алачак», — диде Михаил Мишустин.