news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Премьер-министры «Алабуга-Волокно» компаниясе эшчәнлеге белән танышты

Оешманың максаты — углерод җепселләре җитештерү.

(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстанга беренче эш сәфәре кысаларында, «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» компаниясе эшчәнлеге белән танышты.

Ил Хөкүмәте башлыгына һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка заводның эш юнәлешләре турында «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев сөйләде. Сәфәрдә, шулай ук, РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров катнаша.

«Алабуга-Волокно» оешмасының максаты — углерод җепселләре җитештерү. Углерод җепселе — 92-99 процент углеродтан торган органик материал. Углерод җепселләре полимер җепселләрен термик эшкәртү юлы белән ясала.

Компаниянең эшчәнлегендә төп юнәлеш — сәнәгатьтә углерод җепселләрен җитештерүдә дөнья дәрәҗәсендә конкурентлыкка сәләтле технология өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләре буенча программа эшләү.

«Алабуга-Волокно» ширкәте проекты җитештерү линиясен үстерергә ниятли. Резидент статусы 2011 елда алынган. Киләчәктә елына 1500 тонна углерод җепселе җитештерергә ниятлиләр. Барлыгы 2,4 млрд сум инвестиция кертү күздә тотыла. 175 эш урыны булдырылачак.

Россиядә углерод җепселләре төзелеш, атом энергетикасы, авиатөзелеш, ракета төзү, халык кулланышындагы товарлар, автомобиль төзү тармакларында кулланыла. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100