news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Алабугага килә

Россия Хөкүмәте башлыгы биредә «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» оешмасы эше белән танышачак һәм киңәшмә уздырачак.

Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин Алабугага килә
tatarstan.ru

(Алабуга, 10 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Россия Федерациясе Премьер-министры Михаил Мишустин, Татарстанга беренче эш сәфәре кысаларында, Алабугага килә. Биредә аңа «Алабуга» махсус икътисади зонасында «Алабуга-Волокно» җәмгыяте эшчәнлеге турында сөйләячәкләр.

Проектның максаты — углерод җепселләре җитештерү. Аны «Химпроминжиниринг» фәнни-җитештерү компаниясе гамәлгә куйган. «Алабуга-Волокно» ширкәте «Алабуга» махсус икътисади зонасында җитештерү линиясен үстерергә ниятли. Резидент статусы 2011 елда алынган. Киләчәктә елына 1500 тонна углерод җепселе җитештереләчәк. Барлыгы 2,4 млрд сум инвестиция кертү күздә тотыла. 175 эш урыны булдырылачак.

Эш сәфәре барышында, Михаил Мишустин, шулай ук, «Европа — Көнбатыш Кытай» автомобиль юлы төзелеше буенча киңәшмә үткәрер дип ниятләнә. Кичә ул Казанда Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсенең яңа корпусы төзелеше барышы белән танышты һәм Иннополиста киңәшмә уздырган иде.

  • «Алабуга» МИЗ бүген Россия территориясендә иң уңышлы махсус зона санала. Ул 2005 елда барлыкка килде. 2020 елның 1 апреленә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, территориядә 65 компания теркәлгән, шул исәптән гамәлдәге 33 резидент-предприятие. Алар кертергә теләгән инвестицияләрнең гомуми күләме 200 млрд сумнан артык. 7820 эш урыны булдырылган. 2019 елда җитештерелгән продукциядән керем 82,6 млрд сум тәшкил иткән.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100