Минтимер Шәймиев «Fair Play» Халыкара комитеты медале белән бүләкләнгән

Минтимер Шәймиев “Fair Play” Халыкара комитеты Президенты Ено Камути белән очрашты

 (Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу Республика Фондының Попечительләр Советы Рәисе Минтимер Шәймиев “Fair Play” Халыкара комитеты Президенты Ено Камути белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Ено Камути 2000 нче елдан “Fair Play” Президенты, ул – Венгриянең танылган фехтование остасы-рапиристы, белеме буенча табиб-хирург, кардиолог.

Очрашу башында Ено Камути Минтимер Шәймиевка “Fair Play” Халыкара комитеты исеменнән, спорт хәрәкәтен үстерүдә казанышлары һәм сәясәттә гадел уен өчен, медаль тапшырды. “Бу медаль – беренче Олимпия медаленең нөсхәсе һәм Сез үзегезне чын Олимпия чемпионы итеп хис итә аласыз”, - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев югары бүләк өчен кунаккка рәхмәт белдерде һәм “Fair Play” хәрәкәте миссиясенең әһәмиятен ассызыклады: “Оешманың исеме дә уңышлы, ул барлык заманнарда да актуаль. Кешенең асылы шундый инде – бөтенесе дә җиңәргә тели, ләкин моны намус белән эшләргә кирәк”.

Ено Камути XXVII Бөтендөнья студентлар Уеннарыннан тәэсирләре белән уртаклашты һәм Россия, ТР җитәкчелегенә, искиткеч спорт бәйрәме өчен, рәхмәт белдерде. “Сезнең Казанны җәйге Универсиада уздыруга кандидатура сыйфатында тәкъдим итәргә карар кабул итүегез бик батыр адым булды. Бу – зур җаваплылык һәм бик күп акчалар һәм көч таләп итә торган вакыйга”, - дип билгеләде ул.

Минтимер Шәймиев һәм Ено Камути шулай ук фехтованиенең дөньякүләм үсеше, Универсиада кысаларында уза торган фехтование буенча ярышлр турында фикерләре белән уртаклаштылар.

“Хәзер дөнья, аерым алганда, Олимпия спортында коммерцияләштерү ягына зур үзгәрешләр бара, шуңа күрә гадел спорт традицияләрен саклауда Универсиадаларның әһәмияте арта. Мин дүрт Олимпиадада һәм биш Универсиадада катнашып, чагыштыра алам һәм Универсиадада, бигрәк тә, Казанда гадел спорт ярышлары рухы саклана. Һәм бу бик мөһим”, - дип ассызыклады “Fair Play” Президенты.

Ено Камути Минтимер Шәймиевка аның тарихи һәйкәлләрне торгызу буенча эшчәнлеге турында күп ишеткәнлеген хәбәр итте. “Сез республика Президенты булганда, бөтен гомерегез буе киләчәк буын өчен эшләдегез һәм хәзер әлеге эшне дәвам итәсез. Мин әлеге эш сезгә кауныч китерәдер, дип өметләнәм”, - диде ул. “Мин һәркайда шулай дип әйтәм: мин моның белән ихлас күңелдән игелек кылу өчен шөгыльләнәм”, - дип җавап бирде Минтимер Шәймиев.

ТР Дәүләт Киңәшчесе кунакны Болгар һәм Свияжскины торгызу буенча эшләрнең барышы белән таныштырды.