Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе Казаннан көчле тәэсирләр алган

Мөхтәрәм ван Стаа фикеренчә, киләчәктә Казан Олимпиада дәрәҗәсендәге чаралар уздыруга дәгъва кыла ала

 (Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе, Австрия Республикасының Тироль Федераль җире Парламенты рәисе Хервиг ван Стаа Казанның тарихи-мәдәни, спорт һәм инновацион объектларында булды. Аны сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова озата барды.

Иң элек Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе Казан федераль университетында булды. Монда аның өчен Университет тарихы музее буйлап экскурсия оештырылды. Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе ышандырганча, ул Инсбрук Университеты җитәкчелегенә Казан университеты белән элемтәләр урнаштырырга киңәш бирәчәк.

Мәдәни программа кысаларында мөхтәрәм ван Стаа “Казан Кремле” музей-тыюлыгы объектларында, ир-атлар Богородицкий монастыренең Крестовоздвижение храмында, күптән түгел ачылган “Казан” гаилә үзәгендә булды.

Соңыннан Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисенә ТР башкаласының спорт инфраструктурасы горурлыгы – 45 мең урынлы “Казан-Арена” стадионы күрсәтелде. Хервиг ван Стаа Казанда Универсиадага әзерлекнең ничек барганлыгы белән кызыксынды, шулай ук XXII Бөтендөнья кышкы уеннарны кабул иткән Инсбрук тәҗрибәсен сөйләде. Мөхтәрәм ван Стаа фикеренчә, киләчәктә Казан Олимпиада дәрәҗәсендәге чаралар уздыруга дәгъва кыла ала, бу шәһәр үсешенә зур инвестицияләр җәлеп итәр иде.

Европа Советының Җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессы рәисе кыска сәфәре вакытында Универсиаданың Мәдәни паркында булды. Кунак көннең икенче яртысында IT-паркта булырга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.