Рөстәм Миңнехановның Премьер-министр вазифасына керешүенә 10 ел тулды

Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте рәисе итеп сайлануына 10 ел тулды
(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген Рөстәм Миңнехановның Татарстан Хөкүмәте рәисе итеп сайлануына 10 ел тулды. Бу хакта ТР Дәүләт Советының 39нчы сессиясендә республика парламенты спикеры Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Ул депутатлар корпусы исеменнән Премьер-министрны котлап, аңа чәчәкләр тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов 1957 елның 1 мартында ТАССРның Балык Бистәсе районы Яңа Арыш авылында туган. Казан авыл хуҗалыгы институтын (1978 ел), Мәскәү совет сәүдәсе институтының Казан филиалын (1986 ел) тәмамлаган. Башта Саба районының “Сельхозтехника” берләшмәсендә инженер (1978-1980 еллар), соңыннан урман хуҗалыгында энергетик булып эшләгән.
1983-1985 елларда – Саба райпосының идарә рәисе урынбасары. 1985-1990 – Арча райпосының идарә рәисе, 1990-1992 елларда – Арча районы башкарма комитеты рәисе, 1992-1993 елларда – Арча районы хакимияте башлыгы урынбасары. 1993-1996 елларда - Биектау районы хакимияте башлыгы. 1996-1998 елларда ТР финанс министры вазифаларын башкара.
1998 елдан Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәтен җитәкли.
Икътисад фәннәре кандидаты. Автомобиль спорты белән шөгыльләнә, Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге автоузышларда катнаша.