Минтимер Шәймиев: “Авылны үстергән очракта без отачакбыз”

Киңәшмәнең пленар өлеше ТР Президенты рәислегендә видеоконференция режимында үтте
(Аксубай, 10 июль, “Татар-информ”). Кичә Аксубай муниципаль районында “Агымдагы елның беренче яртыеллыгында республика авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең эш нәтиҗәләре һәм 2008 ел уңышын җыеп алу бурычлары турында” дигән республика семинар-киңәшмәсе узды. Киңәшмәнең пленар өлеше Трудолюбово авылы Мәдәният йортында ТР Президенты рәислегендә видеоконференция режимында үтте. Киңәшмәне ачып, Минтимер Шәймиев Татарстанда 2013 елда Универсиада үтәчәге хакында искәртеп узды. Ул семинарда катнашучы ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариевны туган көне белән котлады һәм аңа чәчәк бәйләме тапшырды.
“Урып-җыю эшләре башланыр алдыннан мондый очрашулар үткәрү традициягә әверелде, бу авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешелгән яңалыклардан хәбәрдар булу өчен яхшы мөмкинлек. Бүген без күргән әйберләрне тәҗрибә уртаклашу өчен видеодискларга төшерергә кирәк”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты. “Мондый кырлар – безнең хезмәтнең күрсәткече. Алай да эшләп була икән. Бу безнең тырышлыкларның мәгънәсе. Безгә урып-җыю эшләрен өлгереп килә торган башакларның бөртеген дә югалтмаслык итеп оештырырга кирәк”, - диде ул.
Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады. “Бүгенге очрашу “Вамин-Татарстан” – иң зур стратегик инвестор базасында уза. Әлеге компания эшләгән 4 елда инвестицияләрнең күләме 22 миллиард сум тәшкил иткән, бүгенге көндә аларның 70 мең баш терлеге бар, тәүлегенә меңләгән тонна сөт савыла. Аксубай районында ашлык тотрыклы рәвештә җитештерелгәндә алдагы ике елда сөт саву күләме ике тапкыр артачак”, - дип хәбәр итте министр.
Агымдагы елның беренче яртыеллыгында тармактагы эшкә нәтиҗәләр ясап, Марат Әхмәтов илкүләм аграр проектның 2008 елдан башлап республика муниципаль районнары белән бергә кабул ителгән 2008-2012 елларга исәпләнгән Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү программасына әверелгәнен билгеләп үтте. Бүгенге көндә терлекчелек авыл хуҗалыгы берләшмәләре китергән табышның 60 процентын тәэмин итә. Республика агросәнәгать комплексы үсеш кичерә. Оператив мәгълүматларга караганда, авыл хуҗалыгы продукциясе күләме 40 миллиард сумнан артып киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 106 процент дигән сүз (Программа буенча фаразлар – 4,6 процент). 2007 ел белән чагыштырганда ит җитештерү 113 процентка арткан, ул 170 мең тонна тәшкил итә. Савылган сөтнең тулаем күләме 900 мең тоннадан артып киткән, үсеш – 106,7 процент. Россиянең 90нчы елларда елына 1 миллион тоннадан артык сөт савып алган 19 төбәгеннән, исемлектә бары Татарстан, Башкортстан һәм Краснодар крае гына калган.
Министр сүзләренә караганда, Әлки районы көн саен 226 тонна сөт сата. Яшел Үзән, Арча районнарында әлеге күрсәткеч – 190, Балтачта 171 мең тонна тәшкил итә.
Министр фикеренчә, чит илдән коры сөт кертү сыр һәм башка сөт продукциясе бәяләрендә тискәре чагылыш тапкан. М.Әхмәтов моны хәзерге базарның камил булмавы белән аңлатып, көз көне сөткә бәяләр артыр дигән ышаныч белдерде. Дөньяда күзәтелгән азык-төлек кризисы шартларында үз потенциалыбызны югалтмыйча, терлек һәм кош-кортның баш санын саклап калырга кирәк, диде ул.
Ит җитештерүгә кагылып, М.Әхмәтов дуңгыз һәм мөгезле эре терлек ите базарындагы вәзгыятьнең үзгәрүен билгеләп үтте. Бүгенге көндә мөгезле эре терлек итенең бер килограммы өстәмә кыйммәткә салымсыз 52-54 сум тәшкил итә. Бу узган елгы күрсәткечләргә караганда 25 процентка артыграк. Шундый ук тенденция дуңгыз ите буенча да күзәтелә.
Мөгезле эре терлек һәм дуңгызларның кайсы районнарда баш саны кимүе турында хәбәр итеп, министр кечкенә рентабельсез дуңгыз фермаларыннан читләшергә чакырды. Аның сүзләренчә, “1,5-3 дуңгыз белән икътисад булмый”. “Камский бекон”ның уңышлары турында искәртеп, министр Саба районында 60 мең дуңгыз асрарлык ферма төзергә керешүләрен әйтте, тик ТР Хөкүмәте ягыннан ярдәм кирәк.
Ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм итүгә килгәндә, тармак башлыгы 2,5 ел эчендә авыл кешеләренең 5,3 миллиард сумлык 30 мең кредит алуын хәбәр итте. Кредитларны арзанайту өчен халыкка 270 миллион сумнан артык субсидия бирелгән. Алга таба Марат Әхмәтов кредитларны максатсыз файдалануга тукталды. Президент тулысынча аның белән килеште һәм районнардагы авыл хуҗалыгы идарәләрен тәнкыйть утына тотты – кредитларның күп өлеше терлек сатып алу һәм аларны асрау өчен корылмалар төзүгә түгел, ә машиналар сатып алу һәм башка максатларга тотыла.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры терлек азыгы әзерләүгә дә кагылып узды. Бүгенге көндә республика хуҗалыкларында бер терлек башына 10 центнер азык берәмлеге әзерләнгән, бу узган елгы күрсәткечтән берникадәр артыграк. Печән нибары - 408,4 мең тонна, сенаж 1508,1 мең тонна әзерләнгән.
Моңа бәйле рәвештә, Президент күпьеллык үләннәр үстерү мәсьәләсен күтәреп чыкты, аның сүзләренчә, мәйданнар бар, әмма “әйләнешне үтәмибез, өлгерергә кирәк – күпьеллык культуралар урынына башка чүп үләннәре үсә”. Ул әлеге мәйданнардан дөрес файдаланырга чакырды. Кыйммәтле азык культурасы саналган борчакның югала баруына һәм безнең якларда соя үсмәүгә карата да борчылуын белдерде. “Әйе, катнаш азык бар, тик катнаш азыклардан файдаланганда өстәмәләр сатып алырга кирәк, ә бу өстәмә чыгымнар дигән сүз”, - диде ТР Президенты.
Марат Әхмәтов республика Президентына агымдагы елда минераль ашламалар сатып алуга 2,5 миллиард сум акча бүлеп биргән, дизель ягулыгына бәяләрне тотрыклыландырган өчен рәхмәт белдерде.
Тагын ике атнадан республикада бөртекле культураларны урып-җыю эшенә керешәчәкләр, дип дәвам итте министр үз чыгышын. Урып-җыю эшләре белән бергә 600 мең гектарда көзге культуралар да чәчәргә туры киләчәк. Соңгы ике елда бөртекле культуралар биләгән мәйданнар 137 мең гектарга арткан (гомуми мәйдан – 1706,7 мең гектар). Быел тритикале 25 мең гектарны били. Киләчәктә аның мәйданнарын 100 мең гектарга җиткерү ниятләнә. Кукуруз мәйданнары да ел саен арта бара һәм хәзерге вакытта ул 280 мең гектарга җиткерелгән, шул исәптән 108 мең гектары – орлык өчен. “Кызыл Шәрык-Агро” бер гектардан 8-9 тонна кукуруз җыеп ала. Соңгы елларда шикәр чөгендере үстерүдән кергән табышның түбән булуы аның мәйданнары 10 мең гектарга кимүгә китергән. Урып-җыю эшләре вакытында һава торышы шартлары тотрыксыз булыр дип көтелә, шуңа күрә министр уңыш җыюга июльнең өченче декадасы – август башында ук оешкан төстә керешергә чакырда.
М.Әхмәтов хәбәр иткәнчә, 12-17 июль көннәрендә урып-җыю техникасының әзерлеген кабул итү үткәреләчәк. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 4700 ашлык җыю комбайны бар, шул исәптән аларның 700е чит илдә эшләнгән. Урып-җыю эшләре башланганчы “Татагролизинг” ААҖ аша өстәмә рәвештә 200 комбайн алыначак, дип ышандырды министр.
Киңәшмәдә ындыр табакларының, ашлык складларының яңа уңышны кабул итүгә әзерлеге, көзге культураларны чәчү вакыты турында да фикер алышынды.
Авылда торак төзелеше мәсьәләсенә кагылып, ТР Премьер-министры төзелә торган һәр йортның хуҗасы булырга тиеш дип белдерде.
Киңәшмәгә нәтиҗәләр ясап, Минтимер Шәймиев торак һәм юллар төзелешенең мөһим булуын билгеләп үтте, моның өчен матди база булачак. Азык-төлек проблемасы – бүгенге көндә дөньякүләм проблема. “Әгәр дә авыл хуҗалыгын үстерәбез икән, без отачакбыз. Азык-төлек продуктлары җитештерүчеләр һәрчак отышта булачак”, - дип шәрехләде ТР Президенты.