Фәрит Мөхәммәтшин Кытайга эшлекле сәфәр кыла

Форумда сәяси партияләрнең роле һәм тоткан урыны хакында сөйләшәчәкләр.
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” Бөтенроссия сәяси партиясе делегациясе составында Кытайның Фучжоу шәһәрендә эшлекле сәфәр кыла. Бу хакта Дәүләт Советының матбугат хезмәте җиткерде.
 
Биредә Россия вәкилләре БРИКС төркеме (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, һәм Көньяк Африка Республикасы) илләренең  сәяси партия һәм иҗтимагый оешмалар форумында катнаша. Әлеге форум шушы дәүләт башлыкларының сентябрь аенда узачак саммит чараларына әзерлек кысаларында оештырылган. Көзге саммит Кытайның Сянмэн шәһәрендә узачак.
 
Фучжоу шәһәрендәге бүгенге форумга килгәндә, биредә сәяси партияләрнең роеле һәм тоткан урыны, шулай ук әлеге биш ил арасындагы күпкырлы элемтәләрне ныгыту механизмнары турында булачак, диелә.