Казанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе килде

Чжан Дэцзян Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнаша

 (Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Кичә кич Татарстанга Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе Чжан Дэцзян килде.

“Казан” Халыкара аэропортында кунакны ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин каршы алды.

Бүген, 10 июньдә, Чжан Дэцзян әфәнденең Татарстан Республикасы җитәкчелеге белән очрашулары билгеләнгән. Моннан тыш, Кытай Халык Республикасы парламенты башлыгы Казан вертолет заводында һәм Казан федераль университетында булырга җыена.

Чжан Дэцзян әфәнденең Татарстан Дәүләт Советы утырышында катнашуы көтелә.

Төшке аштан соң, Бөтенкытай халык вәкилләре җыены Даими комитеты Рәисе Казан Кремлен, Кол Шәриф мәчетен һәм Благовещение соборын карарга планлаштыра, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.