Республика балалар клиник хастаханәсе 2007 елда “Иң яхшы балалар хастаханәсе” дип табылган

РФ Балалар хастаханәләре ассоциациясе идарә рәисе ТР Президентына балалар сәламәтлеген саклауга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдергән
(Казан, 10 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ Балалар хастаханәләре ассоциациясе идарә рәисе, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш Федераль агентлыгының Россия балалар клиник хастаханәсе дәүләт учреждениесе баш табибы, РФның атказанган табибы, профессор Николай Вагановтан хат килгән.
“2007 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының Республика балалар клиник хастаханәсе стационар ярдәмне үстерүдәге һәм камилләштерүдәге зур уңышлары өчен “Иң яхшы балалар хастаханәсе” исеменә лаек булган. Мондый югары нәтиҗәләргә Республика Хөкүмәте һәм шәхсән Сез, Минтимер Шәриповичның ярдәменнән башка ирешеп булмас иде”, - диелә Н.Вагановның хатында.
Профессор фикеренчә, хастаханәдә заманча дәвалау-диагностика җиһазлар урнаштыру, медицина кадрларын яхшы әзерләү, медицина хезмәткәрләренең эшен оештыру медицина ярдәменең сыйфатын яхшырта, Татарстан Республика балаларына югары технологияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә.
“Без алга таба да балалар сәләмәтлеген саклау ихтыяҗларына Сезнең даими игътибарыгыз һәм ярдәмегез белән республика балаларына медицина ярдәме күрсәтү бары яхшыра гына барыр дип өметләнәбез”, - дип ышаныч белдергән Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш Федераль агентлыгының Россия балалар клиник хастаханәсе баш табибы.
Николай Ваганов Россия Федерациясе Балалар хастаханәләре ассоциациясе исеменнән Минтимер Шәймиевка балалар сәламәтлеген саклауга ярдәм иткән өчен рәхмәт һәм алга таба да Татарстан Республикасының Республика балалар клиник хастаханәсе Россия балалар сәламәтлеген саклау өлкәсендә беренче рәтләрдә булыр дигән ышаныч белдергән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.