Татарстан Президенты Минзәлә Сабан туенда катнаша

Татарстан Президенты Минзәлә Сабан туенда катнаша

(Минзәлә, 10 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Бүген Минзәләдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында милли бәйрәмебез Сабан туе уза.

Республиканың борынгы каласында чәчү эшләре алдынгыларын хөрмәтләү берничә ел дәвамында иске аэродром территориясендә үткәрелә.

Минзәлә Татарстанда территориясе ягыннан иң зур районнардан санала. Ул 1,9 мең квадрат чакрым мәйданны били. Бу исә бөтен республика территориясенең 2,8 процентын тәшкил итә. Чулман, Минзәлә һәм Ык елгалары кушылган урында урнашкан район күп санлы болыннары һәм көтүлекләре (территориянең өчтән бере) аерылып тора. Район мәйданының 45 процентын – чәчүлекләр, 12 процентын урманнар били.

Минзәлә агросәнәгать комплексы районы санала: биредә 90нан артык авыл хуҗалыгы субъекты (шул исәптән 67 фермер хуҗалыгы), авыл хуҗалыгы техникумы эшли. Районның сәнәгате 80 процентка азык-төлек предприятиеләре – ликер-аракы заводы, май-сыр ясау комбинаты, ипи заводы, шешәләрдәге суы белән бөтен республикага мәгълүм “Изыскатель плюс” фирмасыннан гыйбарәт. Узган ел районның авыл хезмәтчәннәре 68 мең тонна иген уңышы алган.