Минтимер Шәймиев Минзәләдә зур спорт комплексын ачуда катнашты

Минтимер Шәймиев Минзәләдә зур спорт комплексын ачуда катнашты

(Минзәлә, 10 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Кичә Минзәләдә тантаналы төстә зур спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылды. “Юбилейный” дип аталган объектның беренче кунагы Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев булды.

“КамГЭСгражданпроект” ААҖ көчләре белән торгызылган “Юбилейный” спорткомплексында 2 бассейн, спортның уен төрләре өчен спорт залы, тренажерлар залы, балалар физкультура бүлмәсе, спорт кибете, кафе һәм 100 мең китап саклауга исәпләнгән китапханә бар. Корылманың гомуми мәйданы – 6,4 мең квадрат метр. Барлык биналар, коридорлар һәм вестибюль югары сыйфатлы материаллар белән тышланган.

Минзәләдә спорт корылмасын ачу тантаналарында шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Виктор Ельцов, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Хөснуллин, Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Павел Чернов, ТР Дәүләт Советы депутаты Азат Хамаев, Минзәлә муниципаль районы башлыгы Гиоргий Куприянов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Гиоргий Куприянов төзүчеләргә объектны шактый тиз вакыт эчендә (бер елга якын) рәхмәт белдерде һәм аларга кыйммәтле бүлкәләр белән муниципалитетның рәхмәт хатларын тапшырды.

Минзәләлеләр алдында чыгыш ясаганда, Минтимер Шәймиев шәһәрнең соңгы берничә елда зур үзгәрешләргә дучар булуын ассызыклады. “225 еллык юбилейга әзерлек кысаларында республика Хөкүмәте, җирле хакимият һәм иганәчеләрнең уртак көчләре белән күп эшләр башкарылды һәм шәһәргә тиешле төс керде”, - дип билгеләп үтте ул. Республика башлыгы җирле халыкны үз изге җирләрен кадерләп сакларга өндәде. “Мондагы табигатьнең, халыкның нинди булуын белү өчен, күпмедер вакыт биредә яшәп эшләгәннән соң” икенче урынга күчеп китәргә кирәк”, - диде Президенты. Билгеле булганча, аның хезмәт биографиясе Минзәлә районы белән дә бәйләнгән. Минтимер Шәймиев сүзләренчә, минзәләлеләр тарихларына, традицияләренә, якташлыкка сак карашлары белән аерылып тора. Президент нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртү башлану сәбәпле, район үсешенең зур киләчәген билгеләп үтте. Рухият яңарышын гәүдәләндерүче төзекләндерелгән чиркәү, кеше өзелеп тормаган мәчет тә зур әһәмияткә ия.

“Бүген без бик сөенеп чираттагы объект ачабыз, - дип дәвам итте ТР Президенты. – Без биредә бассейн төзедек, тиздән боз сарае булачак – барлык зур шәһәрләр дә мондый спорт корылмалары булу белән мактана алмый”. Ул шәһәр халкын һәм аеруча яшьләрне шушы зур бүләккә ия булулары белән котлады. Минтимер Шәймиев яңа комплексның спорт залына җиһазлар комплекты бүләк итте.