Фәрит Мөхәммәтшин һәм Валерий Зорькин Саба районындагы Сабан туен тамаша кыла

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Валерий Зорькин Саба районындагы Сабан туен тамаша кыла

(Байлар Сабасы, 10 июнь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Конституция суды рәисе Валерий Зорькин, ТР Президенты Аппаратының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәисә Сәхиева, ТР Конституция суды рәисе Виктор Демидов һәм РФ субъектлары конституция судлары рәисләре Саба муниципаль районы Сабан туен тамаша кыла.

Мәртәбәле кунакларны район башлыгы Рәис Миңнеханов каршы алды.

Иң элек милли баш киеме – түбәтәй кигән дәрәҗәле кунаклар мәйдан уртасында татар егетләре һәм кызларының җыр-биюләрен карады, гармунчыларның моңлы көйләрен тыңлап күңел ачты.

Фәрит Мөхәммәтшин мәйдан тирәли җыелган халыкка Сабантуй бәйрәме уңаеннан изге теләкләрен җиткерде. “Ел дәвамында башкарган эшләрегез белән Сабан туен бәйрәм итәргә сез тулы хокуклы”, - дип белдерде ул. Парламент җитәкчесе ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең котлавын да ирештерде.

«Үткәннән гыйбрәт ал, киләчәкне күрергә яхшы булыр», - ди татар халык мәкале. Халык җанының үзенчәлекле чагылышы буларак, Сабантуй безне милли тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, бер үк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, сөекле Татарстаныбызның киләчәге якты буласына өмет өсти.

Тынычлык, татулык һәм иминлек идеалларын гәүдәләндерүче бу ямьле бәйрәм Хәйрия елында безнең рухи тормышыбызга аерым бер мәгънә бирер, безне яңа изге эшләргә һәм гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Йортыгызда, гаиләгездә һәрвакыт тынычлык, муллык һәм бәрәкәт булсын!” – диелә республика Илбашы сәламләвендә.

Саба халкына тәбрикләү сүзләре белән Валерий Зорькин мөрәҗәгать итте: “Сезне милли бәйрәмегез – Сабан туе белән котлыйм. Хуҗаларга изге теләкләр теләгәндә: “Йорт сал, ир бала үстер һәм агач утырт”, – дип әйтү гадәтләнгән. Шушы теләкләрнең тормышка ашуын телим”. Кунак татарча: “Мин сезне ихлас күңелдән Сабантуй белән котлыйм!” – дип тә өстәде. Ул ТР Конституция судының хокук сагында нык торуын һәм Россия Федерациясе төбәкләре арасында дәрәҗәле урын биләвен ассызыклады.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов җирле халык һәм кунакларны бәйрәм белән котлап, аларның ирешкән казанышларына рәхмәтен җиткерде.

Алга таба бәйрәмнең күңелле мизгелләре авыл хуҗалыгы уңганнарын хөрмәтләү белән дәвам итте. Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, алдынгыларны ТРның атказанган мелиораторы, тракторчысы, терлекчесе һ.б. мактаулы исемнәр белән бүләкләде. Шулай ук ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының, “Таттелеком” ААҖ Мактау грамоталары, “Күп балалы ана” медален тапшырды.

Алга таба кунаклар мәйдан тирәли әйләнеп, бәйрәм итәргә килгән халыкның хәл-әхвәлен сорашты. Пони өстендәге биш яшьлек нәни кызчыкның җырын тыңлап, Фәрит Мөхәммәтшин аңа Дәүләт Советында карарлар имзалый торган шәхси ручкасын бүләк итте.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Фәрит Мөхәммәтшин белдергәнчә, Саба районында Сабан туе һәрвакыт үзенчәлекле уза. “Биредә күпчелек татар милләте вәкилләре гомер кичерә, шуңа күрә дә милли гореф-гадәтләр, йолалар тулысынча сакланып калган. Татар телендә чиста сөйләшүчеләргә бай район буларак та Саба сокландыра. Халык та тырыш биредә”, - ди ул. Парламент җитәкчесе кечкенә чагында Сабантуйга ашкынып торуын һәм бәйрәм белән бәйле башка хатирәләрен дә яңартты.

Валерий Зорькин бәйрәмнең күңелендә уңай тәэсирләр калдыруын билгеләп үтте. “Сабантуй – Татарстан өчен изге бәйрәм булуы белән күңелләргә кереп калды”, - дип ул киләсе елда татарча чыгыш ясарга өйрәнеп килергә вәгъдә бирде.