^Сергей Кириенко: "Россиянең инновациядән тыш үсеш альтернативасы юк"

^Сергей Кириенко: "Россиянең инновациядән тыш үсеш альтернативасы юк"

(Казан, 10 июнь, "Татар-информ", Тимур Циунчук). Бүген "Казан ярминкәсе" комплексының күргәзмә территориясендә "Идея" технопаркы һәм Россиянең туры һәм венчур инвестицияләү академиясе тарафыннан оештырылган Беренче венчур ярминкәсен ачу тантанасы булды.

Ярминкәне ачу билгесе - кызыл тасманы РФ Президентының Идел буе округында Тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко, РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кисте.

"Барыгызны да республика җитәкчелеге исеменнән сәламлим һәм бу озак көтелгән ярминкә барыбыз өчен дә файдалы булыр дип ышанам", - диде Рөстәм Миңнеханов катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Бу форумның төп бурычы - чит ил һәм үзебезнең инвестицияләрне Россия икътисадының перспективалырак технология тармакларына стимул бирү.

Татарстан мондый киңкүләмле чара үткәреп, инновация икътисадының үсешенә ирешүнең җитди мисалын күрсәтте, дип саный Сергей Кириенко. "Ил Президенты тарафыннан куелган мәсьәләләр кысаларында үсеш өчен инновация кебек альтернатива юк", - диде РФ Президентының Идел буе округында Тулы вәкаләтле вәкиле.

РФ мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко ярминкәдә катнашучыларны сәламләп, бүген Россия фәнгә нигезләнгән яңа икътисадка таба хәрәкәт итә. "Без мәгариф һәм фән өлкәсендә күп эшләр башкарырга тиеш, әмма үзгәрешләр бу эшләр белән шөгыльләнүче кешеләр тарафыннан кабул ителсә генә гамәлгә куелырга мөмкин. Сезне ил картасының бер ноктасында Казан яңа Россиянең базасы булды һәм булачагын аңлатучы тагын бер "флаг" пәйда булуы белән котлыйм", - диде ул.

Ярминкәдә кече һәм урта бизнесның 50дән артык инновация компаниясе, Россия һәм чит илләрнең туры инвестиция фондлары вәкилләре, инвестиция компаниясе һәм банклары белгечләре, юридик оешмалар катнаша. Компания-экспонентлар өчен базарда тауар әйләнешенең моделе һәм спецификасына багышланган (башлангыч идеядән алып продуктка кадәр) "түгәрәк өстәл" кызыклы булачак. Форум вакытында нефть һәм нефть химиясе, мәгълүмати технологияләр һәм автомобиль бизнесы үсеше мәсьәләләре буенча махсуслашкан секцияләр үтәчәк.