Миңнеханов Россия төбәкләренең бик көчле йогынтылы башлыклары өчлегенә керде

Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров гына узып киткән.

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бик көчле йогынтылы Россия субъектлары башлыклары арасында өченче урынны алды. Бу хакта АПЭК төзегән апрель рейтингы мәгълүматлары дәлилли.

Республика җитәкчесенең уртача баллы 7,5 тәшкил итә. Аны Мәскәү мэры Сергей Собянин (8,34) һәм Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров (7,65) гына узып киткән.

Алардан тыш, бишлеккә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин (7,23) һәм Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор (7,06) кергән. Шунысы игътибарга лаек, соңгысы үз позицияләрен апрель аенда яхшырткан – бер ай элек ул җиденче урында булган.

Рейтинг төзүчеләр хәбәр иткәнчә, әлеге чорда бәяләүгә йогынты ясаган мөһим факторларның берсе - РФ Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасы, аның нигезендә төбәк башлыкларының транспорт, социаль һәм туристик инфраструктураны үстерү буенча планнары.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Рөстәм Миңнехановның «Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге төзегән Россия губернаторлары илкүләм рейтингы башында торуын хәбәр иткән иде. Тикшеренү 2021 елның мартыннан апрель аена кадәрге чорны үз эченә ала.