Рөстәм Миңнеханов Праганы азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары һәйкәленә венок китерде

Чарада РФның Чехиядәге илчесе, Россия илчелегенең хәрби атташесы һәм башка рәсми затлар катнашты

(Казан, 10 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Праганы азат иткәндә һәлак булган совет сугышчылары һәйкәленә венок китерде.

Искәртеп узабыз: ул Чехия Республикасына эш сәфәре кыла. Һәйкәл Праганың Жижков районында урнашкан Ольшан хәрбиләр каберлегендә урнаштырылган. Һәйкәл биек соры плитә рәвешендә, аңа кулына винтовка тоткан бронза солдат урнаштырылган. Мемориаль тактада: "Совет Ватанының намусын һәм бәйсезлеге  өчен сугышларда һәм славян халыкларын фашизмнан коткарганда һәлак булган Кызыл Армия сугышчыларына мәңгелек дан" диелгән.

Биредә 1945 елда башларын салган 420дән артык совет сугышчысы җирләнгән.

Чарада РФның Чехиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Змеевский, Россиянең Чехиядәге илчелегенең хәрби атташесы Игорь Щепин һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Фотосурәт prav.tatarstan.ru сайтыннан алынды.