news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты

Оператив штабның кайнар элемтәсенә республикада яшәүчеләрдән күпсанлы шалтыратулар килә. Аларны махсус санитар-эпидемиологик режим чорында урамнарда кешеләрнең күп булуы борчый.

Рөстәм Миңнеханов Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты

(Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, изоляция режимын бозучы кешеләрне ачыклау өчен, Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Оператив штабның кайнар элемтәсенә республикада яшәүчеләрдән күпсанлы шалтыратулар килә. Аларны махсус санитар-эпидемиологик режим чорында урамнарда кешеләрнең күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар тиешле чаралар күрүне сорый. Шуңа бәйле рәвештә, республика Президенты бүгенге көннән тиешле хезмәтләр тарафыннан шәһәрләрдә патрульлек итүне көчәйтергә кушты», - дип искәртте Лилия Галимова.

«Татар-информ» агентлыгы Рөстәм Миңнехановның изоляция режимын бозучыларны штрафка тарту хокукы булган затлар даирәсен киңәйтүе хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100