Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Doga Group" компаниясе вәкилләре белән очрашты

Яклар мәгариф һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

  (Казан, 10 апрель, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов Төркиянең "Doga Group" компаниясе җитәкчелеге вәкилләре белән очрашты.

Очрашу Татарстан Президенты резиденциясе Казан Кремлендә узды. Яклар анда мәгариф һәм башка юнәлешләрдә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре буенча фикер алышты.

"Doga Group" компаниясе вәкилләре белдергәнчә, хәзер компания Россия Федерациясе территориясендә проектларны инвестицияләүнең төрле вариантларын өйрәнә. Россия төбәге буларак Татарстан Республикасы - өстенлекле территорияләр исемлегендә. Компаниянең инвестицион мәнфәгатьләре мәгариф һәм сәнәгать системасына карый.
Бүген очрашуда Татарстаннан ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов һ.б. катнашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матубгат хезмәте.