Рөстәм Миңнеханов Росреестрның яңа архив саклагычын карады

Үзәкләштерелгән архив саклау урыны республиканың Лаеш районы Столбище авылында урнашкан.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Лаеш районы Столбище авылында урнашкан Росреестрның яңа үзәкләштерелгән архив саклагычында булды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республика җитәкчесен Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан буенча Росреестр идарәсе башлыгы Азат Җаббаров озатып йөрде.

Архив саклау урыны кәгазь документларны саклау өчен билгеләнгән. Анда «33тән алып 65 миллионга кадәр архив эшләрен — А4 форматындагы 1 миллиардтан да ким булмаган битләрне сроксыз сакларга мөмкин», — дип искәртә матбугат хезмәте.

Рөстәм Миңнехановка документларны саклау өчен мобиль стеллажлар кулланылачагы турында сөйләделәр. Үзенчәлекле конструкция ярдәмендә аларның тулы бер модулен махсус рельслар буенча йөртергә мөмкин. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президентына ашханәне, сервер бүлмәсен һәм аудиовизуаль чыганакларда саклана торган документлар бүлмәсен күрсәттеләр.

Яңа саклагычта Татарстанның архив фондлары урнаштырылырга мөмкин. Моның өчен кайбер биналарны вентиляция белән җиһазландырырга һәм аларда яну куркынычы булган документлар өчен суыткыч шкафлар, карталар өчен махсус стеллажлар урнаштырырга кирәк.