Путин бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы вазгыятен 20 апрельгә кадәр тикшерергә кушты

Президент оешма җитәкчеләренең уртча хезмәт хакы белән калган хезмәткәрләрнең уртача хезмәт хакы нисбәтенә игътибар итәргә кирәк булуын искәртте.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Россия Хөкүмәтенә төбәк хакимиятләре белән берлектә 20 апрельгә кадәр бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы максатчан күрсәткечләргә туры килү-килмәвен тикшерергә кушты. Бу хакта Кремль матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тикшерүчеләр анализ вакытында хезмәткәрләр биләгән вазифалар һәм аларны биләү шартлары, гомуми хезмәт стажын һәм белгечлек буенча стажны, квалификация дәрәҗәсен, гыйльми дәрәҗәне һәм башка шартларны исәпкә алырга тиеш була. 

Моннан тыш, дәүләт башлыгы оешма җитәкчеләренең, җитәкче урынбасарларының һәм баш бухгалтерларның уртача айлык хезмәт хакына һәм хезмәткәрләрнең уртача айлык хезмәт хакына (җитәкчелекнең хезмәт хакын исәпкә алмыйча) игътибар итәргә кушты.

Максатчан күрсәткечләр 2012 елда Путинның «май» указларының берсендә — «Дәүләт социаль сәясәтен гамәлгә ашыру чаралары турында» билгеләнгән. Ул бюджет өлкәсендә реаль хезмәт хакларының 2018 елга 1,4–1,5 мәртәбә артуын һәм 2020 елга югары квалификацияле хезмәткәрләр санын арттыруны күздә тоткан.

Йөкләмәне үтәү өчен җаваплы итеп Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм ил төбәк җитәкчеләре билгеләнде.