Миңнеханов «Булгарпиво» җитәкчелеге белән җитештерүне үстерү турында фикер алышты

Чаллы заводы 2022 елга яңартуны дәвам итәргә һәм эчемлекләр җитештерүне арттырырга планлаштыра.

(Казан, 10 март, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген «Булгарпиво» ААҖ җитәкчелеге белән җитештерүне үстерү планнары турында сөйләште. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда шулай ук предприятиенең 2019-2020 елларда финанс-икътисади күрсәткечләре турында сүз булды.

Рөстәм Миңнеханов игътибарны уңышлы бизнес эшчәнлегендә уртача хезмәт хакы күләмен арттыру, предприятиедә эшләү шартларын яхшырту, социаль гарантияләр мөһим булуына юнәлтте.

Элегрәк сыра кайнату заводында модернизацияләү проектын гамәлгә ашыру барышында яңа технология җиһазлары урнаштырганнар һәм заманча логистика үзәге төзегәннәр. Чаллыда һәм күрше районнарда яшәүчеләр өчен 80 яңа эш урыны булдырылган. 2022 елга предприятие җитәкчелеге модернизацияне дәвам итәргә һәм эчемлекләр җитештерүне арттырырга ниятли.

«Булгарпиво» ААҖ Кама аръягында иң зур сыра кайнату заводы булып тора. Компания 45 тән артык продукция җитештерә. Биредә сырадан тыш, куас, алкогольсез эчемлекләр, минераль һәм эчә торган су да җитештерәләр. Заводта 439 кеше эшли. Анда эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 32 мең сум тәшкил итә.