^Сергей Кириенко: "Татарстанның коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен әзерләү тәҗрибәсен Идел буе федераль округларының бөтен субъектлары кулланса яхшы булыр иде"

^Сергей Кириенко: "Татарстанның коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен әзерләү тәҗрибәсен Идел буе федераль округларының бөтен субъектлары кулланса яхшы булыр иде"

(Казан, 10 март, "Татар-информ", Руслан Мөхәммәшин). Бүген Казанда Идел буе федераль округы субъектларының Законнар чыгару хакимияте органнары җитәкчеләре ассоциациясе утырышында коррупция һәм террорчылыкка каршы көрәшне законнар нигезендә җайга салу мәсьләсе турында фикер алышынды, анда РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Сергей Кириенко да катнашты.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин "РФ субъектларында коррупциягә каршы көрәш турындагы мәсьәләләрне закон нигезендә көйләү турында" доклады белән чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, бүген коррупция проблемасы белән дөньяның барлык алга киткән илләре дә диярлек очраша. Безнең ил өчен коррупция гомуммилләт афәтенә әйләнде. Ул дәүләт һәм җәмгыятьнең барлык өлкәләренә дә үтеп керде диярлек, хокук саклау һәм суд органнары системасын да зарарлады. Хокук һәм закон кыйммәтләрен девальвацияләү процессы башланды, гражданнарның хакимият институтларына ышанычы кими, дип билгеләп үтте Татарстан парламенты җитәкчесе. Ул шулай ук, коррупциягә каршы көрәш турында федераль закон булмау субъектларда законнар чыгару процессын тоткарлавын ассызыклады. "Мин реалист һәм закон кабул ителү генә бу вәзгыятьне автомат рәвештә үзгәрүенә китермәвен аңлыйм. Барлык кеше дә - "хакимият белән сәүдә итү"дән дивидендлар алучы түрәләр һәм реаль конкуренция булуын теләмәгән эшмәкәрләр тигез шартларда эшләргә теләмәячәк. Шуңа күрә, коррупциягә каршы көрәш турында федераль дәрәҗәдә закон кабул итәргә кирәк", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырышта Идел буе федераль округы субъектларында террорчылык куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча да фикер алышынды. Сергей Кириенко сүзләренчә, бүгенге көндә Идел буе федераль округының көч ведомстволарының реаль мөмкинлекләрдән чыгып, ихтимал булган терактларга каршы торырга әзерлеген 50 процентка гына бәяләргә була.

Идел буе округы парламентарийларының йомгаклау карарында РФ Дәүләт Думасында "Коррупциягә каршы көрәш турындагы" федераль законны кабул итүне тизләтү тәкъдим ителә.