^ТР Премьер-министры һәм Иранның кыерсытылганнар фонды рәисе уртак предприятие төзү турында сөйләште

^ТР Премьер-министры һәм Иранның кыерсытылганнар фонды рәисе уртак предприятие төзү турында сөйләште

(Казан, 10 февраль, «Татар-информ», Ирина Ксенофонтова). Кичә «Мираж» кунакханәсенең сөйләшүләр залында Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Иран Ислам Республикасының «Мостазафан» кыерсытылганнар фонды рәисе Мөхәммәд Форузанде җитәкчелегендәге делегация очрашуында Ирандагы нефть ятмаларын эшкәртү буенча элегрәк төзелгән килешүләрне гамәлләштерү механизмнары турында фикер алышынды.

Алдан хәбәр ителгәнчә, «Татнефть» ААҖ һәм фонд җитәкчелеге арасында уртак предприятие оештыру турындагы килешү узган елның июлендә Иранга республикабызның хөкүмәт делегациясе визиты вакытында төзелгән иде. 30 июльдә «Татнефть»нең әлеге проектта катнашуын компаниянең Директорлар советы хуплады. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, Иран күзәтелгән нефть запаслары буенча дөньяда дүртенче урында тора.

Иранда 1979 елда социаль программаларны гамәлләштерү өчен төзелгән «Мостазафан» дәүләтнеке булмаган фонд (кыерсытылганнар һәм сугыш ветераннары фонды) илнең нефть химиясе, төзелеш индустриясе, авыл хуҗалыгы һәм башка тармакларындагы 400гә якын сәнәгать һәм сервис предприятиеләрен контрольдә тота. Фондның бюджеты – 35 миллиард доллар (ил бюджетының 10 проценты).

Очрашуда фондның вице-президенты – Сәнәгать һәм тау токымнарын чыгару предприятиеләре оешмасының башкаручы директоры Голамали Киани, планлаштыру һәм икътисади үсеш мәсьәләләре буенча вице-президент Хәмид Аскари Башкани, гражданнар һәм торак төзелеше оешмасы вице-президенты һәм энергетика мәсьәләләре буенча төркем җитәкчесе Сәид Мәҗид Хедайат; Татарстан ягыннан – ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Казандагы вәкиле Хәйдәр Галиев, «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Тәһәүтдинов, «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖнең генераль директор урынбасары Илгизәр Якушев һәм башкалар катнашты.