Зубков Россия Хөкүмәте планнарын тәнкыйтьләде

Бүген РФ Хөкүмәтенең яңа елдагы тәүге утырышында Виктор Зубков кабинет әгъзаларын 2008 елга билгеләгән планнарының декларативлыгы өчен тәнкыйтьләде
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Бүген РФ Хөкүмәтенең яңа елдагы тәүге утырышында Россия Премьер-министры Виктор Зубков кабинет әгъзаларын 2008 елга билгеләгән планнарының декларативлыгы өчен тәнкыйть утына тотты.
“Максатлар дөрес куелган, әмма аларны гамәлгә ашыруның анык механизмы күренми – нигездә, бу – көчәйтергә, киметергә һәм арттырырга дигән декларатив өндәмәләр”, - дип белдерде Премьер.
“Мин министрлыкларга конкрет эшләр планнарына кайтырга тәкъдим итәм”, - диде Зубков, дип хәбәр итә Вести.ru.
“Шулай ук 2008 елның беренче кварталы дәвамында Хөкүмәт утырышларына министрлыкларның куелган максатларга ирешү буенча конкрет чаралар тәкъдим итүен урынлы дип саныйм”, - дип таләп итте ул.
ИТАР-ТАСС хәбәр иткәнчә, ул шулай ук бу максатларның икътисади үсешнең якынча күрсәткечләрендә чагылуын искәртте. “Тулаем эчке продукт күләме – 6,7 проценттан, сәнәгый җитештерүнеке – 5,7 проценттан, ә инвестицияләр үсеше 14 проценттан кимрәк булмаска тиеш”, - дип ассызыклады ул.
Моннан тыш, бүген РФ Хөкүмәтенең быелгы беренче утырышында чәршәмбе көнне Премьер-министры Виктор Зубков булып кайткан Кабардин-Балкариянең социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралачак. Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, доклад белән республика президенты Арсен Каноков чыгыш ясаячак. РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова “Россия Федерациясенең Бөтендөнья сәламәтлек оешмасының тәмәке тартуга каршы конвенциясенә кушылуы турында”гы федераль закон проектын тәкъдим итәчәк. РФ тышкы эшләр министры Сергей Лавров кабинетта каралуга “Ауропа берлеге, Канада һәм Россия Федерациясе арасында кыргый җәнлекләрне гуманлы аулауга халыкара стандартлар турында Килешүне ратификацияләү турында”гы федераль закон проекты тәкъдим итәчәк. Бу документ җәнлекләрнең аягыннан эләктереп ала торган капканнарны куллануны, берлек илләренә 13 төр кыргый җәнлек (кеш, сусар, Ауропа һәм Канада кондызы, кама, селәүсен, ас) тиреләрен һәм әзер эшләнмәләрен кертүне тыюны күздә тота.