Минтимер Шәймиев исеменә Мортаза Рәхимовтан кайгы уртаклашу телеграммасы килде

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовтан кайгы уртаклашу телеграммасы килде
(Казан, 10 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Башкортстан Президенты Мортаза Рәхимовтан кайгы уртаклашу телеграммасы килде, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“9 гыйнвар көнне Казанда торак йорт шартлау һәм шуның нәтиҗәсендә кешеләрнең һәлак булуы турындагы хәбәр безнең йөрәкләргә авырттыргыч тәэсир итте. Зыян күрүчеләрнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашырга рөхсәт итегез. Бу кайгылы көннәрдә без тугандаш Татарстанда яшәүчеләр белән бергә авыр хәсрәт кичерәбез”, - диелә телеграммада.