news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Вьетнам парламенты рәисе Татарстанның Дуслык йортында булды

Фәрит Мөхәммәтшин Вьетнам гражданнарының Казанда белем алуларын, хезмәт куюларын һәм республика үсешенә үз өлешләрен кертүләрен билгеләп үтте.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Кичә Казанга ике көнлек визит белән килгән Вьетнам парламент делегациясе Дуслык йортында булды. Анда Вьетнам җәмгыяте активы белән очрашу узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Вьетнам Милли Җыены Рәисе Нгуен Тхи Ким Нган ханым җитәкчелегендәге делегацияне Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин озатып йөрде», — диелә хәбәрдә.

Фәрит Мөхәммәтшин әйткәнчә, Вьетнам гражданнары Казанда белем ала, эшли һәм республика үсешенә үз өлешләрен кертә.

«Без чит ил гражданнары республикада җиңел җайлашсын һәм шул ук вакытта үзенчәлеген саклап калсын өчен барлык шартларны да тудырабыз. Вьетнам җәмгыяте Татарстан халыклары ассамблеясендә аерым урын алып тора», — дип билгеләп үтте ул.

Нгуен Тхи Ким Нган ханым ватандашларының сорауларына җавап бирде. Россия һәм Татарстан җитәкчелегенә төрле милләт вәкилләренә уңайлы шартлар тудырганы өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100