news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин Татарстанның Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын әйтте

Казанда Федерация Советы һәм Казахстан Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча комиссиянең 15нче утырышы узды.

Мөхәммәтшин Татарстанның Казахстан белән хезмәттәшлекне киңәйтергә әзер булуын  әйтте
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан һәм Казахстан хезмәттәшлекне киңәйтү яклы. Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Федерация Советы һәм Казахстан Парламенты Сенаты арасында хезмәттәшлек буенча комиссиянең 15нче утырышында әнә шулай дип белдерде. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казахстан соңгы биш ел дәвамында Татарстанның төп тышкы сәүдә партнерлары унлыгына керә. Узган ел Казахстан белән Татарстан арасында товар әйләнеше күләме 700 млн АКШ долларыннан артып киткән. Шул ук вакытта ике республика да товар әйләнеше күләмен елына 1 млрд долларга кадәр җиткерергә тели. «Безне нефть чыгару, нефть эшкәртү, безнең КАМАЗ берләштерә. Әмма иң мөһиме - безнең хезмәттәшлекне киңәйтү теләге бар», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе искәртеп узганча, быел Казахстан җитәкчелеге белән очрашулар узган, анда хезмәттәшлекне киңәйтүнең яңа юнәлешләре турында фикер алышканнар. Хәзерге вакытта Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин белән килешү буенча юл картасы эшләнә.

Казахстанда чит илләрдә саны буенча икенче урында торган татар җәмгыяте бар. Республикада 200 меңнән артык татар яши. Татарлар Казахстанның барлык өлкәләрендә дә тәкъдим ителгән һәм, тулаем алганда, илдә халык саны буенча алтынчы урында тора.

Татарстанда 2 меңнән артык казах яши, республика халыклары Ассамблеясында казахларның милли-мәдәни җәмгыяте актив эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100