news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Кремле Россиягә карата WADA карарына аңлатма бирде

Казан 2021 елда суда кыска арада йөзү буенча Европа чемпионаты флагын алды.

(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Артур Шипилов). Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Бөтендөнья допингка каршы агентлыкның Россиядә халыкара ярышлар үткәрүне тыю турындагы Татарстанга да кагылырга мөмкин булган карарына аңлатма бирде.

«Без, һичшиксез, Бөтендөнья допингка каршы агентлыгының чираттан тыш утырышын күзәттек, чөнки Татарстан асылда илнең дөнья спорт тормышының үзәгенә әверелде. Әле алдагы көннәрдә генә без 2021 елда суда кыска арада йөзү буенча Европа чемпионаты флагын алдык. Һәм бу хокукны Европа бюросының барлык әгъзаларының бердәм хуплавы белән алдык. Бездә халыкара ярышларны иң югары дәрәҗәдә оештыру һәм уздыру буенча системалы эш алып барыла, моның турында халыкара спорт федерацияләре җитәкчеләренең тиешле бәяләүләре сөйли», - диде Галимова.

Агентлык әңгәмәдәше билгеләп үткәнчә, карарга шикаять бирү турындагы мәсьәлә Татарстан хакимияте юрисдикциясендә түгел. «Без аңлаганча, Россия допингка каршы комитетының аерым утырышы булачак, Россия Федерациясе Спорт министрлыгы эше ул, апелляция хокукы бар», — дип аңлатты Галимова.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100