Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты Казанга территорияне киңәйтмәскә киңәш итте

Урбанистика өлкәсендәге белгечләрнең берсе ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм мэрия түрәләре алдында чыгыш ясады

 (Казан, 9 декабрь, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлов). Казанга шәһәр территориясен киңәйтмәскә кирәк. Шәһәр мөмкин булганча үзәккә якынаеп зураерга тиеш, моның өчен, кайбер биналарны җимерергә туры килсә дә. Нью-Йорк Транспорт һәм үсеш институты президенты Энрике Пеньялоса шулай дип саный. Бу хакта ул бүген Казан ратушасында лекция барышында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның сорауларына җавап биргәндә, белдерде.
Исегезгә төшерик: Энрике Пеньялоса Илсур Метшинның чакыруы буенча Казанга килгән.
Энрике Пеньялосаның сәфәренең максаты - дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләре, бизнес вәкилләре һәм студентлар өчен, лекция белән чыгыш ясау. Белгеч Казан ратушасында ТР Хөкүмәте вәкилләре һәм мэрия түрәләре, шәһәрнең төрле структуралары вәкилләре алдында чыгыш ясады.
“Икътисади үсеш яхшы шәһәрне булдыра алмый. Киресенчә - яхшы шәһәр икътисади үсешне булдыра, чөнки мондый шәһәр яхшы кешеләрне, инвесторларны, туристларны үзенә тарта. Шәһәр тормышының сыйфаты – икътисади үсешнең мөһим моментларының берсе. Казан матур шәһәр, мин Казанның дөньядагы иң яхшы шәһәрләрнең берсе булачагына ышанам”, - дип белдерде Энрике Пеньялоса, лекцияне башлаганда.
Эксперт, “яхшы шәһәр” төшенчәсенә аңлатма биргәндә: “Яхшы шәһәр - ул кешеләр җәмәгать траспортында йөрергә теләгән шәһәр. Кешеләр яхшы шәһәрдә җәмәгатьчелек урыннарында булырга, паркларга, кафеларга барырга, җәяүлеләр урыннарыннан йөрергә тели. Кешеләргә җәяү йөрергә кирәк – без йөри ала торган затлар. Балыклар йөзә, кошлар оча, без йөрибез. Урбанистика дизайны күзлегеннән караганда, җәяү йөрү рәхәт булган шәһәр – яхшы шәһәр” , - дип билгеләп үтте. Аның фикеренчә, яхшы шәһәрнең нигезендә - кешеләр үзләрен икенче дәрәҗәдә хис итми торган шартлар, байлар һәм ярлылар арасында тигезлек булдыру.
“Шәһәрдә байлар һәм ярлылар тигез шартларда очрашырга тиеш. Мәдәни чараларда, җәмәгатьчелек транспортында, паркларда. Яхшы шәһәр барысы өчен дә яхшы, шул исәптән, инвалид креслосындагы кешеләр, балалар һәм өлкәннәр өчен. Әгәр дә шәһәр бу кешеләр өчен дә уңайлы булса, ул башка төркем кешеләр өчен дә яхшы”, - диде эксперт һәм заманча шәһәрләрдә шартларның балалар һәи инвалидлар өчен түгел, ә машиналар өчен булдырулын үкенү хисе белән әйтеп үтте.
Энрике Пеньялоса ассызыклап үткәнчә, мондый шәһәрләрдә кызыксынулар конфликты, иҗтимагый тирәлек өчен көрәш бар. Аның сүзләренчә, җәяүлеләргә күбрәк, ә машиналарга әзрәк урын бирелсә, шәһәрдә яшәү сыйфаты арта. Шәһәрләрдә автомобильләрдән файдалану мөмкинлекләрен чикләргә кирәк, дип саный ул.

Энрике Пеньялоса зур сәүдә йортларын хәзерге заман шәһәрләренең авыруы дип атады. Аның фикеренчә, шәһәрдә бу биналар кешеләрнең җәяү йөри торган мәйданнарын алырга тиеш түгел, ә кибетләр урамнарның җәяүлеләр йөри торган зоналары буйлап урнашса, яхшырак.
Транспорт үсеше турында сөйләгәндә, эксперт зур трасса һәм юл киселешләре төзү юллардагы бөкеләр проблемасын вакытлыча гына хәл итә, дип белдерде, аның сүзләренчә, соңрак ул тагын да зуррак бөкеләр белән алмашынырга мөмкин.
Энрике Пеньялоса сүзләренчә, шәһәрләрдә җәяүлеләр өчен киң зоналар һәм җәмәгать транспортлары өчен аерып алынган полосалар булган бульварлар булдырырга кирәк. Эксперт җәмәгать транспортлары өчен шартларны яхшырту мөһимлеген дә, 100 пассажиры булган бер автобус, бер пассажирлы йөз машинага караганда, күбрәк хокукларга ия булырга тиешлеген дә ассызыклады.
Үз чыгышыннан соң, Энрике Пеньялоса залдан яңгыраган сорауларга җавап бирде. Татарстан Президентын экспертның Казан хакимияте иң беренче чиратта нәрсә эшләргә тиеш, дип санавы кызыксындырды. Эксперт, шәһәрне киңәйтмәскә, Казан үзәгенә җәмәгать транспортларының эләгүен тизләтергә, шул ук вакытта шәхси автомобильләр өчен хәрәкәтне чикләргә тәкъдим итте: “Җәмәгать транспортында йөрүчеләр, машинада йөрүчеләргә караганда, теләгән урыннарына тизрәк барып җитә алсын”, - дип белдерде Энрике Пеньялоса.
ТР Президентының автомобильләр экологиягә салган зыянны гибрид һәм электрик двигательләр кулланып киметү ихтималы хакындагы соравына лектор: “Машиналарның төп проблемасы – аларның һаваны пычратуы түгел, алар кешеләрне үтерә. Безнең шәһәрләрдә машиналар тудырган төп проблема - аларның кешеләр белән бергә тормыш мәйданы өчен көрәшүе”, - дип җавап бирде. Шул ук вакытта, Энрике Пеньялоса моның үз күзлегеннән чыгып әйткән нәтиҗәсе булуын да искәртте.