Татарстан Президенты Словакиянең Россиядәге илчесе белән очрашты

Илче Казанга Россия – Словакия матчын тамаша кылу өчен килде.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Словакия Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Любомир Регак белән очрашты. Илче Казанга Россия – Словакия матчын тамаша кылу өчен килде.

«Спорт – берләштерә торган көч. Безнең бурыч – төбәк дәрәҗәсендәге элемтәләр ярдәмендә ике арадагы мөнәсәбәтләрне үстерү. Без теләсә кайсы вакытта сезнең илнең бизнес делегациясен кабул итәргә әзер», - диде Рөстәм Миңнеханов кунакны сәламләп.

Любомир Регак бу Казанга беренче генә сәфәре булмавын билгеләп үтте. Аның сүзләренчә, төбәкләр белән танышу илче эшчәнлегендә өстенлек булып тора, чөнки нәкъ менә РФ субъектлары белән хезмәттәшлек ике ил арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытырга мөмкинлек бирә.

«Яклар шулай ук матч хакында да фикер алышты», - дип хәбәр итте ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова.

Словакия – республиканың тышкы икътисади партнерларыннан берсе. Коронавирус пандемиясе фонында узган елда товар әйләнеше 42 процентка кимегән һәм 303 миллион доллар тәшкил иткән. Шулай да ул быелның 6 аенда 2020 елның шул чорындагы күрсәткечләрне өч тапкыр узып киткән һәм 425 миллион долларга җиткән.