Рөстәм Миңнеханов Югары Ослан районындагы Авиамоделизм үзәгендә булды

Татарстан Президенты Укыту-сынау үзәге эшчәнлеге белән танышты, полигонда булды, аңа шулай ук пилотсыз очу аппаратларының кайбер модельләрен тәкъдим иттеләр.

(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Югары Ослан районы Каинки авылындагы «Авиамоделизм һәм пилотсыз очу аппаратлары тышкы пилотларын әзерләү үзәге»ндә булды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Укыту-сынау үзәге эшчәнлеге белән танышты, полигонда булды, аңа шулай ук пилотсыз очу аппаратларының кайбер модельләрен тәкъдим иттеләр, пилотсыз очу аппаратларының техник характеристикалары турында сөйләделәр.

Авиамоделизм үзәге Казанның «ЭНИКС» предприятиесе тарафыннан төзелгән. Әлеге предприятие пилотсыз очу аппаратлары комплексларын әзерләү һәм җитештерү белән шөгыльләнә.

Баштарак «ЭНИКС» АҖ Казандагы авиамоделизм түгәрәкләренә шефлык иткән, ә соңыннан, 2016 елда, укыту-сынау үзәге оештырылган, анда яшь авиатөзүчеләр пилотсыз очу аппаратлары модельләрен ясый һәм белгечләрнең тәҗрибәсен өйрәнә.