420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте Йортында Төркиянең Казандагы яңа Генераль консулы Исмет Эриканны кабул итте, аны яңа җаваплы вазифага билгеләнүе белән котлады. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Эрикан әфәнде белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов татар һәм төрек халыклары арасында элек-электән яхшы, тугандаш мөнәсәбәтләр урнашуын билгеләп үтте. «Татар милләте вәкилләре Төркия Республикасының тарихи борылыш чорларында катнаштылар», - дип искәртте Татарстан Президенты.
Рөстәм Миңнеханов Төркия - Татарстанның алдынгы чит ил партнерларының берсе, диде. 2018 ел нәтиҗәләре буенча товар әйләнеше 314 млн доллардан артып китте. «Ышанам, безнең уртак эшебез Татарстан белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне алга таба ныгытуга ярдәм итәчәк», – дип өстәде республика җитәкчесе.