Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ»ның беренче гендиректоры бюстын ачты

КАМАЗның беренче генераль директоры Лев Васильевка 94 яшь, ул тантанада катнашучыларга видеоэлемтә ярдәмендә мөрәҗәгать итте.
(Чаллы, 9 октябрь, «Татар-информ», Екатерина Ларионова). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Машина төзүчеләр көнен бәйрәм иткән вакытта Чаллыда КАМАЗның беренче генераль директоры Лев Васильевка бюст ачты.«КАМАЗ»ның 50 еллыгы алдыннан без бөек җитәкче һәм машина төзүче – Социалистик хезмәт Герое Лев Борисович Васильевка бюст ачабыз. Төзелеш башыннан алып заводны тәмамлау һәм эшләтеп җибәрүгә кадәр бу кеше предприятиедә эшләде. Бу автомобиль заводы гына түгел, бу шәһәр. Ул эшләгән чорда 37 мең кеше яшәгән торак пункттан 360 мең кеше яши торган шәһәр, мәктәпләр һәм урамнар төзелде», - диде Рөстәм Миңнеханов.Бронза скульптураны «КАМАЗ» ГАҖ генераль дирекциясе бинасы каршында урнаштырдылар. Бюстның авторы - Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Факил Гайфетдинов.Постаментта: «Минем тормышымда КАМАЗ булуы - зур бәхет. Миңа уникаль мөмкинлек бирелде!» - дип язылган. Әлеге сүзләр автогигант җитәкчесенең «Генераль директор» китабыннан өземтә.Лев Васильев 1969 елдан 1981 елга кадәр автотранспорт предприятиесен җитәкли. Бүген КАМАЗның беренче генераль директорына 94 яшь. Ул шулай ук җыелучыларга видеоэлемтә ярдәмендә мөрәҗәгать итте.Истәлекле композициягә камазлылар гына түгел, барлык чаллылылар һәм шәһәр кунаклары да керә алачак. Моннан тыш, бюсттан уңга китеп, Лев Васильев исемендәге скверга нигез салынды — миләшләр аллеясы утыртылган. Тантанада Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин катнашты.