420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ»). «Эхо Москвы»ның баш мөхәррире Алексей Венедиктов «Эрмитаж-Казан» күргәзмә үзәгендә «Золотая Орда и Причерноморье» күргәзмәсен карады. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат секретаре Эдуард Хәйруллин Twitterда хәбәр итте.
Эдуард Хәйруллин Венедиктовның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме буенча күргәзмәне каравын әйтте.
«Золотая Орда и Причерноморье. Уроки Чингисидской империи» күргәзмәсе Монгол империясе мәдәнияте, нигездә Алтын Урда мәдәнияте белән таныштыра.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Эхо Москвы» җитәкчесе белән туган телләрне өйрәнү буенча фикер алышты.