Фәрит Мөхәммәтшин Баулы муниципаль районында эш сәфәрендә булды

“Җирле үзидарә башлыкларының авыл халкының активлыгын арттыру юнәлешендәге эшчәнлеге киләсе елдагы сайлауларда сайлаучылар өчен төп күрсәткеч булып торачак”, - дип белдерде ТР парламенты башлыгы Ф.Мөхәммәтшин
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Баулы муниципаль районында эш сәфәрендә булды. Парламент башлыгы Крым-Сарай авылында үзе шефлык итә торган картлар һәм инвалидларның интернат-йортында булды.

Фәрит Мөхәммәтшин картлар һәм инвалидлар белән сөйләшү вакытында интернатта яшәү шартлары, туклану һәм медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты турында сорашты. Өлкәннәр интернатның хезмәт күрсәтүче персоналына рәхмәтле, мондагы тормыш шартларыннан да бик канәгать. Интернат директоры Рәисә Гиниятуллина сүзләренә караганда, биредә 47 кеше, шул исәптән республиканың башка районнарыннан килгәннәр дә яши. “Аларның барысы да диярлек ялгыз кешеләр. Кайберәүләрнең кайчандыр гаиләсе булган, әмма, кызганычка каршы, кемдер - туганнарын һәм якыннарын, кемдер алар белән элемтәне югалткан, - диде Р.Гиниятуллина. – Без үз көчебез белән өлкәннәрнең туганнарын табарга тырышабыз, хәтта “Көт мине ...” тапшыруына да мөрәҗәгать иттек, ләкин әле җавап ала алганыбыз юк”.

Әлеге интернат социаль хезмәт күрсәтүче үрнәк учреждениеләрдән санала. Монда ял бүлмәләрендә 40 каналлы кабельле телевидение карарга мөмкин, шулай ук тренажерлар залы, намаз уку бүлмәсе бар. Ф.Мөхәммәтшин баулыларның уңай эш тәҗрибәсен югары бәяләде.

Парламент башлыгы фикеренчә, социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең автоном эш режимына күчү шартларында попечительлек һәм күзәтү советлары белән нәтиҗәле эшләүгә аеруча зур игътибар бирү зарур. “Автоном учреждение төзегәндә үз фондыңны да булдырырга кирәк. Аның ярдәмендә санитаркаларга авыр хезмәтләре өчен өстәп түләргә, тагын җиһазлар алырга мөмкин”, - дип билгеләп үтте Ф.Мөхәммәтшин.

Очрашу вакытында интернат хезмәткәрләре җан башына карап финанслау шартларында автоном эш режимына күчүче социаль учреждениеләрнең бюджеттан тәэмин ителеше мәсьәләләре ахырга кадәр хәл ителеп бетмәгәнлеге турында да сүз булды. Баулылар өстәмә чыгымнарны һич тә картлар җилкәсенә салырга җыенмауларын белдерде. Шул ук вакытта бу сораулар кичектергесез хәл итүне сорый. Парламент башлыгы аларга һәрьяклап, шул исәптән юридик ярдәм күрсәтергә дә вәгъдә бирде.


Аннан соң Фәрит Мөхәммәтшин “Татнефть-кабель” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтнең җитештерү биналарын, аерым алганда, бакыр чүкү комплексын һәм изоляция материалы цехын карады. Әлеге предприятие 3 ай элек Кытайда бакыр катанка ясау буенча линия сатып алынган. Шанхайның “Хаошен” фирмасы ай ярым эчендә җиһазларны урнаштыру эшен тәмамлаган. Баулылар чимал итеп кулланыштан чыккан кабельләрне файдалана.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк: күпмедер вакыт элек җитештерү, нефть сәнәгатендә кулланыла торган кабельләрне эшләү өчен кирәк булган пропиленны сатып алу бәяләренең югары торуы сәбәпле, зур табыш китермәгән. Эш шунда: бу базарда “Уфа-Оргсинтез” предприятиесе хакимлек иткән. “Татнефть-кабель” ширкәте, “Түбән Кама Нефтехим” ачык акционерлык җәмгыяте белән пропилен валчыгы белән тәэмин итүгә килешү төзеп, чимал өчен артык түләүдән котылган. Бүгенге көндә җитештерелгән продукциянең 10 проценты “Татнефть” ихтыяҗларына тотыла, зур өлеше «Роснефть», «Газпромнефть», «Лукойл» һәм башка нефть компанияләренә озатыла. “Татнефть-кабель” ширкәтендә уртача хезмәт хакы күләме 15 мең сумга җитә.

Предприятие эшчәнлеге белән танышканнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең XIV партия конференциясендә катнашты. Татарстан “бердәмроссия”леләренең лидеры игътибарны авыл халкының активлыгын арттыру мәсьәләләренә юнәлтте. Аның сүзләренчә, бу бигрәк тә якынлашып килүче муниципаль сайлаулар вакытында актуаль. Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, җирле үзидарә башлыкларының бу юнәлештәге эшчәнлеге киләсе елдагы сайлауларда сайлаучылар өчен төп күрсәткеч булып торачак.

“Бердәм Россия” партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Сәяси советы секретаре Фәрит Мөхәммәтшин районның партия активы алдына җирле үзидарә органнарында партия вәкилләрен мөмкин кадәр саклап калу бурычын куйды.

Утырышта Баулы районында кризиска каршы алып барылган чаралар белән район башлыгы, партиянең җирле Сәяси советы секретаре Альберт Хәбибуллин таныштырып үтте. Шулай ук якын арада узачак республика партия конференциясенә делегатлар сайланды, дип хәбәр итә парламентның матбугат хезмәте.