М. Шәймиев: “Татарстанда игелгән ашлык киләчәктә 5,5 млн. тоннадан да ким булмаска тиеш”

Минтимер Шәймиев авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә мөрәҗәгать итте
(Казан, 9 октябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Быел республика кырларыннан 6 миллион 200 мең тонна ашлык җыеп алынды. Соңгы ун ел эчендә рекордлы уңыш белән сөендергән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә бүген “Баскет-холл” сараенда дан җырланды. Аларны хөрмәтләү тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев катнашты.
Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне якынлашу уңаеннан оештырылган “Уңыш-2008” бәйрәмендә шулай ук Президентның тормыш иптәше Сәкинә ханым, Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Совеы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстанның муниципаль берәмлек башлыклары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре һәм башкалар катнашты.
Кызыл келәм буенча “Баскет-холл”га кергән мәртәбәле кунакларны икмәк, тоз һәм чәк-чәк белән милли костюмнардан киенгән кызлар каршы алды һәм мул хәзинәләрдән авыз итәргә тәкъдим иттеләр. Аннан соң Минтимер Шәймиев фойеда оештырылган агросәнәгать комплексы казанышлары экспозициясе белән танышты.
Бәйрәм авыл тормышын чагылдырган сәхнәләштерелгән җырлы-биюле күренешләр белән ачылды. Сәхнәдә чишмә суының сихәтенә, йокысыз төннәр үткәреп, икмәк үстерүчеләргә мәдхия җырлауга багышланган чыгышлар куелды. Җилфердәп утырган алтын башаклы биек игеннәрне биргән Җир-анага тирән рәхсәт сүзләре яңгырады. Аннан соң быел рекордлы уңыш җыелуын исбатлап, сәхнәгә зур түгәрәк хуш исле икмәкләр тоткан кызлар агылды. Мул уңышны кулларына алган кызларны сәламләп, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.
“Хөрмәтле авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, дуслар, кунаклар! Бу күркәм залга бүген без, Татарстан дәүләтенең йөз аклыгы булган, ягъни сәяси тормышта да Ватаныбыз тотрыклылыгын, азык-төлек муллыгын тәэмин итүче булдыклы, тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгы тармагының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә бөек тантана - 2008 ел уңыш бәйрәменә җыелдык.
Сезне якынлашып килүче авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм! Изге традиция буенча без бүген мул уңыш алуда көч түккән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тантанасында катнашабыз”, - дип башлады Президент чыгышын. “Авыл кешесенең күңеле гаять үзенчәлекле, ул тирән тоемлау сәләтенә ия. Авыл халкы бер-берсенең күз алдында эшләп яшәргә гадәтләнгән, шуңа күрә авыл җирлегендә бер-береңә ихтирам хисе дә зуррак. Татарстан крестьянының игенчелектә һәм терлекчелектәге осталыгы һәрвакыт мактауга лаеклы булды. Белем һәм тәҗрибә елдан-ел мулрак уңыш алырга, күбрәк сөт савылуга китерә, шул рәвешле республикада азык-төлек куркынычсызлыгы тәэмин ителә. Мин Татарстан кырларыннан мул уңыш суктырылуына, үзен дистәләгән еллар дәвамында изге эшкә багышлаган авыл хуҗалыгы тармагы ветераннарын сәламләвемә бик шатмын”, - ди Минтимер Шәймиев.
Илбашы агымдагы елның республика өчен хезмәт һәм икътисади казанышларга юмарт булуын билгеләп узды. Татарстанның тулаем төбәк продукты 1 триллион сумга якынлаша. 2008 елның 8 ае эчендә беренче тапкыр авыл хуҗалыгы җитештерү күрсәткечләренең үсеш тизлеге 7,6 процентны тәшкил итеп, сәнәгать күрсәткечләре үсеше темпыннан югарырак булган (7,5 процент). Президент ассызыклап узганча, авыл хуҗалыгы тармагының нәтиҗәлелеге, Россия төбәкләре арасында иң арзанлыларның берсе саналган минималь азык-төлек продуктлары җыелмасы бәясендә дә уңай чагылыш таба. Быел Казанның 2013 елгы Универсиада хуҗабикәсе исеменә лаек булуы да – олы җиңү.
Шикәр чөгендере уңышы быел 2 миллион тоннага якын. Минтимер Шәймиев Татарстан уңышына саллы өлеш керткән Нурлат, Буа, Арча районнары игенчеләрен телгә алды. Алар тотрыклы төстә 200 мең тоннадан артык тулаем ашлык җыюы белән мактауга лаек. Беренче тапкыр 223,3 мең тонна икмәк җитештергән Актаныш районы һәм 213,6 мең тонна бөртекле ашлык үстергән Минзәлә районы хезмәтчәннәре дә иген игү буенча осталыгын күрсәткән.
“Куәтле инвестор “Агросила Групп” ачык акционерлык җәмгыяте килү белән, Сарман районы игенчеләре үз потенциалын арттырып, 246 мең тоннадан артык икмәк җитештерүгә ирешә. Әлмәт муниципаль районы авыл хуҗалыклары да 200 мең тонна суктырылган ашлык күрсәткеченә якынлашкан. Бөгелмә, Лениногорски, Чүпрәле районнары игенчеләре тәүге мәртәбә 150 мең тонна бөртекле ашлык җыеп алган. Әгерҗе, Алексеевски, Баулы, Әтнә, Балтач, Биектау, Зәй, Мамадыш, Мөслим, Яңа Чишмә, Спасс, Тукай, Чирмешән, Чистай районнары да югары күрсәткечләргә ия”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Республика башлыгы башка стратегик инвесторларның уңышын да билгеләп узды. Әйтик, “Вамин-Татарстан” ААҖ агрофирмалары - 680 мең тонна ашлык, “Алтын башак” холдинг компаниясе ЯАҖ - 650 мең тонна, “Агросила Групп” ЯАҖ – 425 мең тонна, “Кызыл Шәрыкъ Агро” ААҖ – 300 мең тоннадан артык, “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ 100 мең тоннадан артык ашлык суктырып алуга ирешкән. “Челны-Хлеб” ЯАҖ Яр Чаллы шәһәре халкын икмәк пешерү өчен ашлык белән тулысынча үзе тәэмин итә.
Минтимер Шәймиев бу көннәрдә республика шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә традицион көзге ярминкәләр оештырылуы өчен дә рәхмәтен җиткерде.



Булдыклы Сез, тынгы белмәс җаннар,
Сез тордыгыз уңыш сагында.
Бүген менә матур сүзләр яңгырый
Данлы хезмәтегез турында, - дигән шигырь юллары белән рәхмәт укыды Илбашы.
Президент билгеләп үткәнчә, Россиядә җыеп алынган 100 миллион тонна икмәктә Татарстанның өлеше 6 процентны тәшкил итә, гәрчә республика җир мәйданнары Россия сөрүлек җирләренең 2 процентыннан гына гыйбарәт. Идел буе федераль округы буенча – үстерелгән икмәкнең һәр дүртенче тоннасы безнең республикага карый. Татарстанда бер кешегә 1,6 мең тоннандан артык ашлык туры килә. Бу күрсәткч кабул ителгән дөньяви стандарттан 1,5 тапкыр артыграк булса, Россия буенча өч тапкыр күбрәк.
“Катлаулы табигать шартлары белән тарихка кереп калган быелгы язда, чәчү эшләре башлангач 50 көннән артык яңгырлар булмады, бу безнең барыбызны да борчуга салган иде. Өстәвенә, дизель ягулыгы, минераль ашламаларга бәяләрнең кисәк артуы да авыл хуҗалыгы оешмалары өчен уңайсызлык тудырды. Республика Хөкүмәте вакытында ярдәм күрсәтмәсә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бүген мондый күрсәткечләр белән горурлана алмас иде”, – ди Президент. Аның әйтүенчә, моннан болай ашлык җыюны августа аенда тәмамлау кулай. Моның өчен 300-400 куәтле комбайн сатып алып, авыл җирлекләрендә комбайннар паркын ныгыту мәслихәт.
Илбашы заманча агробизнес лидерлары исемнәрен атап узды, авыл җанлы булулары өчен аларга эчкерсез рәхмәтен ирештерде.
Икмәк уңган җирнең халкы уңган.
Икмәге бар илнең көче бар, - дип, бүген Минтимер Шәймиев Татарстанда җитештерелгән икмәкнең киләчәктә һәр ел саен 5,5 миллион тоннадан да кимрәк булмаска тиешлеге турында күрсәтмә бирде.
Аеруча рәхмәт сүзләре бүген терлекчеләр адресына да яңгырады. “Алар катлаулы базар шартларында терлек һәм кош санын арттыру турында уйлана. 1 миллион 800 мең тонна сөт, бер сыерга 4500 килограмм савылган сөт, 380 мең тонна ит, 1 миллиард данәдән артык йомырка - республика һәм илнең азык-төлек базарына терлекчеләрнең керткән өлеше шулкадәр. Крестьян, фермер хуҗалыклары, кооперативлар да авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысыннан артыгын җитештереп, мактау сүзләре ишетүгә лаек”, - дип ассызыклый Президент.
Минтимер Шәймиев хәбәр итүенчә, Менделеевскида минераль ашламалар заводы төзелешен финанслау һәм проектлау буенча җентекле эш бүгенге көндә тәмам. 13 октябрь көнне Внешэкономбанк Рәисе В. Дмитриев белән завод нигезенә беренче блоклар салу һәм төзелешне башлап җибәрү тантанасы узачак. “Бу республикада алып барылучы инвестиция сәясәтенең чираттагы җиңүе”, - дип саный Татарстан башлыгы.

Кадерле дуслар, хөрмәтле кунаклар!


Республика Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез һәм шәхсән үз исемемнән сезне бүгенге зур бәйрәм һәм киләчәк авыл-хуҗалыгы эшчәннәре көне белән котлап, үзегезгә сәламәтлек, гаиләгезгә тигезлек, бәрәкәтле тормыш телим һәм олы рәхмәтебезне җиткерәм. Бер булыйк, бердәм булыйк, бердәмлектә көч икәнлеген онытмыйк. Шулай булганда гына без беркайчан да сынмабыз, сынатмабыз!Барыгызга да исәнлек-саулык, бәхет телим! Табыннарыгыз ашлы, тормышыгыз кояшлы булсын! Мең-мең зур рәхмәт сезгә!”, - дип төгәлләде Минтимер Шәймиев чыгышын.