Мишустин Шәймиевкә мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясен тапшырды

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Болгар һәм Зөяне музейлаштыру проектына җитәкчелек иткән өчен бүләкләнде.

(Казан, 9 сентябрь, «Татар-информ»). РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә мәдәният өлкәсендә Россия Хөкүмәте премиясен тапшырды. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, РФ Хөкүмәте Йортының Бүләкләү залында узды. 2019 елдагы хезмәтләре өчен бу премиягә 26 кеше лаек булган.

«РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш»  республика фондының Попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиевкә Болгар тарих-археология комплексын һәм Зөя утрау-шәһәрчеген музейфикацияләү проектына җитәкчелек иткән өчен мәдәният өлкәсендәге 2019 елгы РФ Хөкүмәте Премиясен тапшырды», – дип билгеләп үтелә матбугат хезмәтендә.

Проект концепциясе авторы буларак премияне Казан федераль университеты ректоры Илшат Гафуров та алды. Проектның эксперт төркеме җитәкчесе - ЮНЕСКО эшләре буенча РФ комиссиясенең җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе да бүләкләнде.

Моннан тыш, премияне «Зөләйха күзләрен ача» романы өчен язучы – тумышы белән Казаннан булган Гүзәл Яхина да алды.

Мәдәният өлкәсендә РФ Хөкүмәте премияләре 2005 елдан башлап әдәбият, сынлы, декоратив-гамәли, музыка, театр, цирк һәм аудиовизуаль сәнгать, архитектура һәм дизайн өлкәсендә иң талантлы әсәрләр, шулай ук мәдәният өлкәсендә күренекле мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен бирелә.