news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин ИТ - салым маневры өлешчә Иннополис өчен кабул ителгәнлеген әйтте

Россия Премьер-министры Татарстан Президенты белән сөйләшүләр үткәрде.

(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). ИТ-компанияләр хезмәтенә түләү фондына йөкләнешне киметергә мөмкинлек бирә торган салым маневры өлешчә Иннополиска ярдәм итү өчен кабул ителде. Бу хакта РФ Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хәбәр итте.

«Без бу хакта Хөкүмәттә фикер алышканда һәм Президентка ул салым маневры турында карар кабул иткәндә, нәкъ менә илдә, шул исәптән Иннополисны да кертеп, программа тәэмин ителешен эшләү белән шөгыльләнүче компетенция үзәкләрен күз алдында тоткан идек», — диде Мишустин.

Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов РФ Хөкүмәте башлыгына күрсәтелгән ярдәм чаралары өчен рәхмәт белдерде. «Федераль дәрәҗәдә кабул ителгән карарны аерым хупларга теләр идем. Без моңа бик озак килдек һәм безне эшләүчеләребез, яшьләребезнең китүе нык борчый иде. Бүген ИТ-тармакка ярдәм итү өчен искиткеч шартлар тудырылган», - диде Татарстан Президенты.

РФ Премьер-министры бүген Иннополиска килде, анда Попов исемендәге технопаркта ИТ-тематика буенча дискуссия уза. Шунда ук аның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуы узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100