Ф.Мөхәммәтшин: “Конституция суды судьялары – республика судьялар корпусы элитасы”

Ф.Мөхәммәтшин ТР Конституция судының яңадан сайланган судьяларына гражданнарга игътибарлы булуларын һәм хөрмәт белән карауларын теләде
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Кичә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Конституция судында булды, 10 ел эшләп отставкага киткән судьяларга Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды һәм яңадан сайланган судьяларга теләкләрен белдерде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте.
Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге һәм шәхсән үз исеменнән отставкага китүче ТР Конституция суды судьяларына башкарган эшләре өчен рәхмәт белдерде. “Конституция суды составының формалашуына 10 ел булды һәм закон буенча 4 судья үз вазифаларынна азат ителә, диде ул. – Кадрларны яңарту, ротация, яңа кешеләрне җәлеп итү файдага гына булыр дип уйлыйм.
Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, 10 елда ТР Конституция судына гражданнар һәм юридик затлардан 1000нән артык мөрәҗәгать булган. “Бу вакытта законнар нигезендә, РФ Конституциясе һәм ТР Конституциясе буенча карарлар кабул иттегез, - дип ассызыклады парламент башлыгы. - Республиканың конституцион гадел хөкем беренче институтының дәрәҗәсе һәм уңышлары биредә эшләгән судьялар белән бәйле”.
Фәрит Мөхәммәтшин отставкага киткән судьялар – Әнәс Гатауллин, Диләрә Алкаева, Александр Васин һәм Любовь Гусевага Татарстан Президентының Рәхмәт хатларын тапшырды.
Ф.Мөхәммәтшин ТР Конституция судының яңадан сайланган судьяларына гражданнарга игътибарлы булуларын һәм хөрмәт белән карауларын теләде. “Конституция суды судьялары – республика судьялар корпусы элитасы”, дип шәрехләде ул.