Дмитрий Медведев Татарстанда Иннополис ачылышыннан селфи ясады

РФ Хөкүмәте Рәисе Россиянең яңа шәһәре ачылышында катнашты

 (Казан, 9 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда Иннополисның тантаналы ачылышы барышында Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, алып баручы үтенече буенча, тантанада катнашучылар белән бергә традицион селфи ясады.

Искәртеп үтик, бүген РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, символик төймәгә басып, Россиянең Казан янындагы яңа шәһәре Иннополисны рәсми рәвештә ачтылар.

Иннополис – Россия Федерациясе тарихында нульдән проектланган һәм төзелгән беренче шәһәр. Шәһәрнең мастер-планын Сингапурның RSP Architects Planners & Engineers архитектура-планлаштыру бюросы эшләгән, һәм шәһәр 155 кешегә исәпләнгән. “Иннополис” махсус икътисади зонасы төзелеше һәм инженер, транспорт, коммерция һәм социаль инфраструктура үсешенә РФ бюджетыннан юнәлдерелгән якынча инвестицияләр күләме 15 млрд сум тәшкил иткән.

“Иннополис” университеты төзелешенә һәм инфраструктурасы үсешенә РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгыннан 4,7 млрд сум бүлеп бирелгән. Дәүләт-хосусый партнерлык кысаларында, шәһәр торагы инфраструктурасы төзелешенә, өстәмә рәвештә, 1,8 млрд сум бирелде. Шәһәрне үстерүгә, шулай ук, бюджеттан тыш акчалар җәлеп ителә – инвесторлар, иганәчеләр ярдәм итә. 2013-2014 елларда “Иннополис” университетына шәхси кертемнәр 840,6 млн сум тәшкил иткән.

Халыкара роботлар олимпиадасының Россия этабы, «РИФ.Иннополис» форумы шәһәр ачылышына багышланган.