Дмитрий Медведев: “Иннополис ачылышы – бөтен Россия үсеше өчен мөһим вакыйга”

Татарстанда яңа Иннополис шәһәре ачылды

  (Казан, 9 июнь, «Татар-информ», Люция Камалова). Бүген Татарстанда РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев катнашында яңа Иннополис шәһәре ачылды.

Яңа шәһәр ачылышында, шулай ук, РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Иннополис Казан үзәгеннән 40 км ераклыкта урнашкан. Аның төп бурычы – югары квалификацияле белгечләргә Россиядә үзләрен таныту мөмкинлеге бирү. Иннополис IТ һәм югары технологияләр өлкәсендә эшләүче профессионалларны җәлеп итү ноктасы булырга тиеш.

Искәртеп үтик, 2012 елда Дмитрий Медведев төзелеш мәйданында, бирегә яшәргә килүчеләргә юллама язылган капсуланы салып, яңа шәһәр төзелешенә старт бирде. Өч елга якын вакытта барлык база структурасы төзелде.

Дмитрий Медведев зур канәгатьлек хисе кичерүен белдерде. “Өч ел элек Рөстәм Миңнеханов һәм минем хезмәттәшләр белән биредә басып тордык, монда чиста кыр, матур урын, әмма бернәрсә дә юк иде. Хәзер биредә шәһәр калкып чыкты, исеме дә истә кала торган”, - диде РФ Премьер-министры.

“Биредә барысы да заманча һәм безнең илнең үсеш, интеллектуаль потенциалын арттыру мөмкинлеге тудырылачак. Монда фән һәм техника өлкәсендә меңләгән инновацион, заманча продукт җитештереләчәк, университет һәм компанияләр эшләячәк, гомумән, биредә кызыклы тормыш булачак. Мин монда яшәүчеләр һәм эшләүчеләрдән көнләшәм хәтта. Нигездә, алар яшьләр булачак, балалар туачак, бакчага барачаклар. Бу - яңа шәһәр, һәм аның төзелешендә барыбызның да катнашы булуы күңелле хәл”, - диде ул.

“Бу Татарстан үсеше өчен генә түгел, ә бөтен Россия үсеше өчен мөһим вакыйга булуына ышанам”, - диде ул һәм барысын да бәйрәм белән котлады.

ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, өч ел элек төзелеш мәйданында, бирегә яшәргә килүчеләргә юллама язылган капсуланы салып, яңа шәһәр төзелешенә старт бирелде, дип искәртте.

“Өч елда күп эш башкарылды – махсус икътисадый зона кебек беренче пуск комплексы ачылды. Хәзер, иң мөһиме, университет төзелде. Биредә шушы урында Россия дәүләтенең IT үзәге булачагына ышанам. Моның өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”, - диде ул.

Р. Миңнеханов Д. Медведевка ышаныч белдергәне өчен рәхмәтен ирештерде. “Бу әле башы гына. Әлбәттә, нәтиҗәсе дә булачак. Безнең ил өчен IT – бик мөһим юнәлеш. Киләчәктә Татарстанга алдынгы карашлы яшьләр җәлеп ителәчәк, һәм алар безнең дәүләтне алга этәрәчәк”, - дип билгеләп үтте ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы.

Бүген технопарк алдындагы мәйданда Иннополисның өч еллыгы хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды.

Иннополис – Россия Федерациясе тарихында нульдән проектланган һәм төзелгән беренче шәһәр. Шәһәрнең мастер-планын Сингапурның RSP Architects Planners & Engineers архитектура-планлаштыру бюросы эшләгән, һәм шәһәр 155 кешегә исәпләнгән.