М.Шәймиев катнашында IT-индустриясе өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышлап киңәшмә узды

Аерым алганда, белгечләр әзерләү өчен яңалыкны кабул итә һәм яңа технологияләргә өйрәтә торган педагог кадрлар җитмәү мәсьәләсе дә кузгатылды
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Бүген “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә ТР Президенты Минтимер Шәймиев катнашында республиканың һәм Казан шәһәренең IT-индустриясе өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышланган киңәшмә узды. Аның эшендә Казан мэры Илсур Метшин, ТР мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов, сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Фәрит Туктаров, ТР Мәгълүмат технологияләре үзәге директоры Николай Никифоров, “ICL-КПО ВС” ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков, республиканың югары уку йортлары ректорлары һ.б. катнашты.

Минтимер Шәймиев әлеге предприятиегә визитын мәйданнар белән танышудан башлады. “ICL-КПО ВС” музеенда Президентка үзенчәлекле экспонат тәкъдим ителде. Ул Казан хисаплау системалары җитештерү берләшмәсендә (“ICL-КПО ВС” шуның нигезендә төзелгән) эшләнгән электрон хисаплау машинасы макеты. Әлеге машина кешенең Галәмгә очышының беренче шаһиты. Аның оригиналы Гагаринның беренче очышын исәпләүдә файдаланылган. Соңрак Президент экспортка компьютер программалары эшләүче үзәктә булып, программистлар белән очрашты. Биредә заказларны тәэмин итү эше өзлексез вакыт режимында алып барыла. Компьютерлар, серверлар һәм мобиль класслар җитештерү цехында исә республика башлыгына көтелмәгән бүләк ясалды. Президентка шушы цехта җыелган ноутбук бүләк ителде. Минтимер Шәймиев, үз чиратында, бу бүләкнең тышкы дөнья белән элемтәгә мохтаҗлык кичергән бер балага хәйрия акциясе кысаларында бүләк ителәсен җиткерде.

Киңәшмәнең үзенә килгәндә, ул узган ел предприятиенең төп икътисади күрсәткечләре белән танышудан башланды. Виктор Дьячков сүзләреннән аңлашылганча, дөньяда катлаулы икътисади вәзгыятькә карамастан, югары технологияләр үсешен дәвам итә. “ICL-КПО ВС” җәмгыятендә эшләүчеләр саны, сатылган продукция күләме, уртача хезмәт хакы артуы күзгә ташлана. Бүгенге көндә югары технологияле “ICL-КПО ВС” Россиянең эре IТ- предприятиеләренең берсе санала. 18 ел эшчәнлеге дәверендә ул ныклы үсеш темпларын һәм уңышлы үсеш динамикасын раслап килә. “Эксперт РА” ның еллык рейтингында 2008 ел йомгаклары буенча ул Россиянең югары технологияле 65 эре компаниясе арасында 33 нче урында. Соңгы бер ел эчендә компаниядә эшләүчеләр саны 10 процентка үсеп, 1036 га җиткән. Бу ел ахырына кадәр биредә эшләүчеләр санын тагын 100 кешегә арттыру нияте бар. Сату күләме 32 процентка артып, якынча 1 млрд. 800 млн. сумга җиткән. Эчке базарда сату күләменең 20 проценты Татарстан территориясенә туры килә (356,5 млн. сумлык). Калганы республикадан читтә башкарылган. 22 проценты - федераль дәүләт унитар предприятиеләре һәм министрлыкларга, 21 проценты -ил төбәкләренә туры килә. Программалар белән тәэмин итү һ.б. хезмәтләр буенча экспортка башкарылган хезмәтләр күләме 128,7 сумга җитә. Узган ел компаниянең эш юнәлешләрендә иң зур нәтиҗәләрне экспорт хезмәтләре, инженерлык челтәрләрен проектлау һәм төзү, системалы интеграция, консалтинг биргән. Компьютер программалары эшләү, системалы интеграция, проектлау һәм консалтинг буенча күрсәтелгән хезммәтләр күләме 911 млн. сумнан артып китә. Узган ел дәвамында 542,2 млн. сумлык серверлар, персональ компьютерлар җитештерелгән. Төрле дәрәҗәдәге бюджетларга кертелгән салым күләме 229 млн. сум тәшкил итә. Хәзер биредә уртача хезмәт хакы күләме 31 мең сумнан артып китә. Генераль директор компаниянең агымдагы ярты еллык нәтиҗәләренә караганда, биредә ел ахырына реализация күләме узган елгы дәрәҗәдә калачак дип ышандыра.

Бүгенге көндә компания үз составында 6 фәнни-техник үзәкне, җитештерү-коммерция, тирәнтен хезмәт күрсәтү үзәкләрен, Россия төбәкләрендәге 7 вәкиллекне, 100 дән артык сервис үзәген берләштерә. Аның даими заказчылары – РФ Оборона, РФ, ТР Эчке эшләр , мәгариф һәм фән министрлыклары, “Газпром” ААҖ һәм аның бүлендек предприятиеләре.

Югары үсеш темплары биргән компаниянең бүген квалификацияле кадрлар белән тәэмин ителеше бик мөһим. Шул юнәлештә бүген “ICL-КПО ВС” Казан дәүләт университеты һәм Казан дәүләт техник университеты белән хезмәттәшлек итә. Беренчесе белән узган ел кадрлар әзерләүдә хезмәттәшлек килешүе имзаланган. Казан дәүләт техник университеты белән берлектә укыту-инновация үзәге эшли. Быел предприятиегә экспорт юнәлешендә эшләү өчен 100 белгеч кирәк. “Без аларны махсус әзерләп бетердек”, - ди генераль директор. Башка уку йортлары белән хезмәттәшлек ихтыяҗлары да бар. Бу, беренче чиратта, мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләрне чит телләргә өйрәтү программалары буенча хезмәттәшлеккә кагыла. Моны ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә искәртеп узды. Президент мәгълүмат технологияләре өлкәсенең бик зур үсештә һәм тиз үзгәрүчән булуы ассызыклап, аңа белгечләр әзерләгәндә бер адым алга карап эш итәргә чакырды. Шулай булгач, әзерлек эшен озакка сузып, вакытны нәтиҗәсез сарыф итмәү турында да уйларга кирәк булачак. Виктор Дьячков үз чыгышында белгечләр үзерләү, белем күтәрү өчен яңалыкны кабул итә торган һәм яңа технологияләргә өйрәтә торган педагог кадрлар җитмәүгә дә игътибарны юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, Американың берничә университеты яшь мөгаллимнәрне үзләрендә укытырга, ә үзләреннән тәҗрибәле педагооларны бирегә стажировкага җибәрергә ризалык белдергән. Ләкин, Виктор Дьячков белдерүенчә, мондый алмашу программасы зур финанс чыгымнары сорый. Президент бу мөмкинлекне өйрәнеп, компания җитәкчелегенә уку йортлары ректорлары белән бергә мөгаллимнәр әзерләүнең нәтиҗәле юлларын, формаларын тупларга кушты. Аерым алганда, яшь белгечләрне мөгаллимлек эшенә тарту практикасын киңрәк куллану турында да сүз бара.

Республикада яшь программистлар әзерләүгә укучылар зур өлеш кертә. “ICL-КПО ВС” ААҖ генераль директоры Виктор Дьячков белдерүенчә, ТР Мәгариф һәм фән министрылыгы, КДУ, КДТУ белән берлектә оештырылучы әлеге турнир республика статусын йөртсә дә, анда илнең башка төбәкләреннән дә талантлы яшьләр катнаша. Аның максаты- талантлы яшь программистларны ачыклау белән генә чикләнмичә, турнирда призлы урыннар алган мәктәп укучылары һәм студентларга матди ярдәм күрсәтү, укучыларга һөнәри юнәлеш бирү, уку йортларына сәләтле яшьләр табарга булышу да. Виктор Дьячков киләсе юбилей турнирын тагын да нәтиҗәлерәк, системалырак, күбрәк юнәлешләр буенча уздыру өчен аның статусын күтәрү кирәк дип саный. Президент бу ярышларга Президент программасы статусын бирү тәкъдимен кертеп, тиешле документлар әзерләргә кушты.