ТР Президенты адресына котлау телеграммалары килүен дәвам итә

Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров Минтимер Шәймиевкә котлау телеграммасы юллады
(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). ТР Президенты Минтимер Шәймиев адресына 2013 елгы Бөтендөнья җәйге универсиадасын үткәрү хокукы өчен көрәштә Казанның җиңүе уңаеннан котлау телеграммалары килүен дәвам итә.
Россия Федерациясе тышкы эшләр министры Сергей Лавров Минтимер Шәймиевкә котлау телеграммасы юллады, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
“Россиядә яшьләр спортын үстерү һәм шундый киң колачлы спорт ярышларын үткәрү өчен күп нәрсә эшләгән Татарстан Республикасы бу җиңүгә лаек”, - диелә котлауда.