ТР Президенты республика халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

ТР Президенты республика халкын Сабантуй бәйрәме белән котлады

(Казан, 9 июнь, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республика халкын милли бәйрәмебез Сабан туе белән котлады.

Хөрмәтле татарстанлылар!

Республика Дәүләт Советы, Хөкүмәтебез һәм шәхсән үз исемемнән сезне ихлас күңелдән милли Сабантуй бәйрәме белән котлыйм!

Тамырлары белән борынгы заманнарга барып тоташкан Сабантуй муллык һәм хезмәт бәйрәме, игенче бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Язгы кыр эшләре тәмамлануын һәм Җир анабызның уянуын чагылдырган бу ямьле көн халыкның уңганлыгын, тырышлыгын һәм рухи куәтен гәүдәләндерә, аның бай һәм үзенчәлекле мәдәниятенә дан җырлый.

Бүген планетабызның бик күп кыйтгаларында бәйрәм ителә торган шатлыклы һәм ямьле Сабантуй чын мәгънәсендә халыкара вакыйгага әверелә. Яңадан-яңа дуслар табып һәм хаклы рәвештә дөньяның мәдәни мирасын баетып, бер үк вакытта ул үзенең милли төсмерләрен дә югалтмый, татар халкының узганын һәм киләчәген тоташтыручы күпер булып хезмәт итә.

«Үткәннән гыйбрәт ал, киләчәкне күрергә яхшы булыр», - ди татар халык мәкале. Халык җанының үзенчәлекле чагылышы буларак, Сабантуй безне милли тамырларыбызга һәм традицияләребезгә алып кайта, бер үк вакытта алдагы көннәргә ышаныч бирә, сөекле Татарстаныбызның киләчәге якты буласына өмет өсти.

Тынычлык, татулык һәм иминлек идеалларын гәүдәләндерүче бу ямьле бәйрәм Хәйрия елында безнең рухи тормышыбызга аерым бер мәгънә бирер, безне яңа изге эшләргә һәм гамәлләргә рухландырыр, дип ышанам.

Сезгә чын күңелдән исәнлек-саулык, бәхет һәм иминлек телим! Йортыгызда, гаиләгездә һәрвакыт тынычлык, муллык һәм бәрәкәт булсын!

Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев