Минзәлә районында Татарстан Президентының килүен көтәләр

Минзәлә районында Татарстан Президентының килүен көтәләр

(Минзәлә, 9 июнь, “Татар-информ”, Булат Сруров). Иртәгә Минзәләдә узучы халкыбызның милли бәйрәме Сабан туенда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев хөрмәтле кунак булачак. Бәйрәм алдыннан республика башлыгы районның социаль-икътисади хәле белән дә танышырга ниятли.

Минтимер Шәймиевнең Минзәлә муниципаль районына бүген старт алучы эш сәфәре Гөлек авылы янындагы нефть ятмасы белән танышудан башланып китәчәк. Биредә республика башлыгына алдынгы техниканы да тәкъдим итәчәкләр. Аны әлеге нефть ятмасын ачкан “РИТЭК” ачык акционерлык җәмгыяте үз эшендә файдалана. Хәзерге вакытта участоктагы скважиналарның тәүлеклек уртача дебиты 20 тонна карбонат-девон нефте тәшкил итә, “РИТЭК” ААҖ әлеге ятмадан 30 мең тоннага якын углеводород чыгарган. Нефть чыга торган урын 2005 елның августында ачыла. Агымдагы ел ахырына компания 8 эксплуатация скважинасы борауларга ниятли, бу исә нефть чыгаруның еллык гомуми күләмен 48,1 мең тоннага җиткерергә мөмкинлек бирәчәк.

ТР Президенты үзенең эш сәфәре кысаларында шулай ук “Татнефтепродукт” ААҖнең яңа автозаправкасы, социаль ипотека программасы буенча төзелгән 119 фатирлы торак йорт, “РИТЭК” ААҖ акчаларына төзекләндерелгән Никольский Кафедраль соборы, район үзәк хастаханәсенең ремонтланган корпуслары, балалар иҗат мәктәбе һәм Боз сараеның төзелеп килүче биналары белән дә танышырга ниятли.

Кичен Минтимер Шәймиев Минзәләдәге “Юбилейный” спорт-сәламәтләндерү комплексы ачылу тантанасында катнашачак. Спорт комплексында 25 һәм 10 метр озынлыгындагы ике бассейн, спортның уен төрләре өчен спорт залы һәм 100 мең китапны саклауга исәпләнгән китапханә җиһазландырылган. Корылманың гомуми мәйданы 6,4 мең квадрат метр тәшкил итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Минзәләдәге яңа корылмаларның барысын да диярлек файдалануга тапшыру узган елның декабрендә билгеләп үтелгән шәһәрнең 225 еллыгына багышланган. Объектларны төзү, ремонтлау, реконструкцияләү эшләренә республиканың бюджет чыганакларыннан 500 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән. Бу – 2006 елда район территориясеннән мобилизацияләнгән салымнар һәм җыемнар суммасыннан ике тапкыр артып китә.