news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мишустин, Володин һәм Комаров Татарстан халкын Җиңү көне белән котлады

9 Май — Россия халкының бердәмлеге һәм ихтыяр көче символы, диелә котлауда.

(Казан, 9 май, «Татар-информ», Алексей Угаров). Россия Премьер-министры Михаил Мишустин, Россия Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин һәм Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Җиңү көненә котлау открыткаларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә юллады.

«Геройларның батырлыгы онытылмасын, безнең гражданнарыбыз көчле һәм чәчәк ата торган илдә яшәсен өчен барысын да эшләрбез», — ди Мишустин.

Дәүләт Думасы Рәисе үз котлавында 9 Май — Россия халкының бердәмлеге һәм ихтыяр көче символы дип билгеләде. 

«Без җиңүчеләр буынының батырлыгы, илебезне саклаган, дөньяны фашизмнан коткарган геройлар белән горурланабыз», — диде Володин.

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Бөек Ватан сугышы җиңүчеләре — Кызыл Армия сугышчылары яшәү хокукы һәм бәйсезлек яулап алды дип язган. Алар киләсе буыннарга киләчәк бүләк итте, диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100