Игорь Комаров Идел буе округында яшәүчеләрне Җиңү көне белән котлады

9 май көнне һәр гаиләдә Җиңү өчен көрәшкән геройларны һәм тылда фидакяр хезмәт куйган, үз Ватаны, үз йорты, үз мәхәббәте өчен көрәшкән һәркемне искә алалар.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Россия Федерациясенең Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Идел буе федераль округында яшәүчеләрне һәм ветераннарны Җиңү көне белән тәбрикләде. Бу хакта вәкаләтле вәкилнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу ел үзенчәлекле. Президент Владимир Путин указы нигезендә ул Дан һәм хәтер елы буларак игълан ителде, Бөек Ватан сугышы тәмамланганга 75 ел вакыт узды», — диелә котлауда.

9 майда без һәр гаиләдә Җиңү өчен көрәшкән һәм тылда фидакяр хезмәт куйган, үз Ватаны, үз йорты, үз мәхәббәте өчен көрәшкән һәркемне искә алабыз. Күпләр әйләнеп кайтмады. Ничә еллар узса да, без һәркемне истә тотачакбыз, диде Игорь Комаров. 

«Кадерле ветераннар! Без һәм безнең балалар үз тормышыбызны һәм гамәлләребезне бәяләгәндә сезнеке белән чагыштырып, сездән үрнәк алабыз. Безнең Ватанны сезнең батырлык һәм фидакярлек коткарды. Рәхмәт сезгә! Идел буе федераль округында яшәүчеләр! Ватаныбызны һәм безнең өчен, балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен һәлак булган һәркем турында истәлекне кадерләп сакларбыз. Бәйрәм белән! Җиңү көне белән!», — дип йомгаклады Президентның Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле.