Дәүләт Советы депутатлары Архангел зиратында сугышта катнашканнарны искә алды

Фәрит Мөхәммәтшин «Бердәм Россия» партиясенең «Җиңү чәчәкләре» акциясе кысаларында ветераннар исеменнән чәчәкләр салды.

(Казан, 9 май, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан парламенты депутатлары Архангел зиратында Азат итүче Солдат һәйкәленә, шулай ук сугыш чорында Казан госпитальләрендә вафат булган чит ил сугышчыларының истәлек билгесенә чәчәкләр салды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел тантана махсус режимда, аз кешеләр катнашында, хәрби оркестр һәм парадсыз гына узды. Covid-19 коронавирус инфекциясе белән зарарлануны булдырмас өчен мемориалга ветераннар да чакырылмаган иде. Чөнки алар яшьләре сәбәпле, риск төркеменә керә.

«Чәчәкләр салганда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республика гимннары яңгырады. Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Юрий Камалтынов һәм Марат Әхмәтов, парламент сәркатибе Лилия Маврина, депутатлар Ольга Воронова һәм Елена Кузьмичева катнашты», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе «Җиңү Чәчәкләре» акциясенә кушылган ветеран Александра Ивановна Казакова исеменнән дә чәчәкләр салды.

Александра Ивановна 1нче Украина фронтында сугышкан, өлкән күзәтүче булган, Берлинга кадәр барып җиткән. Бүген инде аңа Азат итүче Солдат һәйкәле алдында баш ияргә зиратка килеп йөрү авыр. Әмма аның традициягә хыянәт итәсе килмәгән һәм Фәрит мөхәммәтшин аның гозерен үтәгән.